Иске Кәкерле авылы почта бүлекчәсендә эшләрен яратып башкаралар
Газетачыларның эше хат ташучыларның хезмәте белән тыгыз бәйләнгән
Еллар узган саен почта хезмәте дә заманга яраклашып, үзгәрә.
Элек гәзит-журнал таратуга гына нигезләнгән бу тармак бүгенге көндә әллә никадәр эш башкара. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр, салым кәгазьләре тарату, интернеттан товарлар кабул итү, көндәлек кирәк-яраклар сату...һәм тагын шундый бик күп төрле хезмәтләр.
— Һәр эшнең үз үзенчәлеге,-диләр Иске Кәкерле авылы почта бүлекчәсендә хезмәт куючы хат ташучылар Рамилә Асадуллина, Дания Миначева, Мария Билалова, Тәфкилә Басыйрова һәм аларның җитәкчеләре Гөлназ Салихова.
Әлеге җирлек составында ике: Иске Кәкерле һәм Татар Төкесе авылы бар. Шушы авыллар халкына, шул исәптән 300ләп пенсионерга почта хезмәте күрсәтәләр әлеге ханымнар. Вакытында пенсия һәм корреспонденцияләрне китерәләр.
— Почта коллективы һәрвакыт дус һәм бердәм булды. Үзем дә шунда 30 ел дәвамында эшләдем. Әле дә булса, ут-газ өчен түләргә чыкканда, икенче өемә килгәндәй булам. Кызлар белән бар дөньябызны онытып, сөйләшәбез, хәлләребезне белешәбез,-ди ветеран хат ташучы Гелфинур апа Кәримова.
Гөлфинур апа элек елларда почта бинасын утын белән ягып җылытулары турында да сөйләде.
— Авылыбыз зур, халкы күп иде. Минем участогымда гына 200ләп пенсионер бар иде. Почта бүлегендә чират урамга кадәр сузылган чаклар булды,-ди ул.
Бүгенге коллективның да гомуми хезмәт стажы 50 елга якын. Үз эшләрен чын күңелдән яратып башкаруларалар.
— Әби-бабайлар безне «дүрт күз» белән көтеп алалар. Алар өчен иң мөһиме — аралашу, җылы сүз, якты караш. Кемдер борчуларын, моң-зарларын җиткерсә, икенчеләре шатлыклары: оныклары туу, балаларын эштә зурлаулары турында сөйләргә ашыга. Һәркайсын тыңлыйсың, сөйләшәсең. Өлкәннәребез газета-журналларны да бик яратып укыйлар. Район газетасын да яздыралар. Яраткан эш — ярты бәхет ул. Шуннан ямь, тәм табабыз,-диләр почтачы ханымнар
Әйе, бүгенге көндә дә игелек һәм нур таратучы хезмәт бу. Һәм әлеге хезмәт ияләренә «аякларыгызга һич таш тимәсен!» диясе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев