Көн вакыйгасы

Иске Чокалыдан Низаметдиновларга ярдәм кирәк

Тормыш итү дәвамында җыйган бар йорт-милкәтләре бер мизгел эчендә янып, көлгә әйләнде.

Үткән атаның 3 нче октябь шимбә иртәсендә Иске Чокалы авылында яшәүче Низаметдиновлар гаиләсе зур бәлагә дучар булды.

Рәмис Рәфәгать улы Иске Чокалы авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкара, тормыш иптәше Дамирә ханым исә мәктәптә эшли. Бу көнне гаилә җирлек исеменнән, хуҗалыклар белән Казан шәһәренә көзге ярминкәгә чыгып китә. Ә иртәнге сәгать өчләр тирәсендә янгын сүндерү бүлегенә шушы хәбәр килеп ирешә.

Кызганычка каршы, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, барлык йорт корылмаларын ут тулаем чолгап алган була.  Нәтиҗәдә, өй, гараж, сарайлар, мунча, шулай ук, шәхси транспорт–барысы да янып бетә. Бүгенге көндә Низаметдиновлар гаиләсе авылдагы туганнарының йортын ачып кергәннәр. Әмма алда караңгы көз, кышкы суыклар...

–Шушы мизгелдә бернәрсәсез калдык бит. Коточкыч зур сынау бу, – ди Рәмис Низаметдинов.

Социаль челтәрләр аша гаиләгә ярдәм сорап, хәбәр урнаштырылды. Низаметдиновлар гаиләсенә ярдәм кирәклеге турында газетабыз аша да җиткерәбез, хөрмәтле райондашлар. “Тамчыдан–күл җыела”, дигәннәр борынгылар. Нинди сумма да, Низаметдиновлар өчен бүгенге көндә бик мөһим роль уйный.

Булышырга теләүчеләр матди ярдәмне: 2202 2004 5914 9983 номеры белән Сбербанк картасына (Низаметдинова Дамирә Мирзовна) күчерә ала, шулай ук, 89063832616 телефон номеры аша да акчаны күчереп була, ул Сбербанкка көйләнгән.


Нет комментариев