Туган Як
  • Рус Тат
  • Иске Чүпрәле авылы мәхәлләсендә яңа имам сайланды

    2019 елның 8 августыннан Иске Чүпрәле авылы мәчете имамы вазифасын Әмир хәзрәт Аббазов башкарачак. 


    Әлеге уңайдан Иске Чүпрәле авылында бүген мәхәллә җыелышы узды. Җыелышта район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов һәм Иске Чүпрәле мәхәлләсе мөселманнары катнашты. Сайлау барышында мәчетнең имамы Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов үз өстеннән әлеге вазифаны төшерүне сорап мөрәҗәгать итте. Аның урынына элек елларда да шушы мәчеттә имам вазифасын башкарган Әмир хәзрәт Аббазов кандидатурасы тәкъдим ителде һәм бертавыштан сайлап куелды. 
    Данир хәзрәт Шәрәфетдинов Рөстәм хәзрәт Рәкыйповка эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде, Әмир хәзрәткә уңышлар теләде һәм үз мәчетнең вазифаларын намуслы башкарып, мәхәлләнең рухи үзәгенә әверелүенә ышаныч белдерде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: