Туган Як
  • Рус Тат
  • Иске Чүпрәле авылы мәчетендә Мәүлид бәйрәме узды

    Иске Чүпрәле авылы мөселманнары Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтү өчен авыл мәчетенә җыелды.

    Изге hәм саваплы чарада йөзгә якын мөселман катнашты.

    Мәүлид – Аллаһының Расүле - илчесе, Раббыбыз күрсәткән туры юлны күрсәтүче Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дөньяга килгән көне. Шуңа күрә ул мөселманнар арасында олуг бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан изге йортны тәртипкә китерү эшләре дә башкарылган. Бәйрәм мәчет – имамы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Җәмил хәзрәт Ибраһимовның пәйгәмбәребез Мөхәммәднең тормыш юлы хакында вәгазь сөйләве белән башланып китте. Ул әлеге мәчетне төзү, бу эштә башлап йөрүчеләр һәм кулдан килгән кадәр ярдәм итүчеләрнең исемнәрен атады. Аннан соң җәмәгать белән бергәләшеп намаз, Коръән аятләре укылды. Бәйрәмдә  Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров һәм район мөхтәсибе Данир хәзрзт Шәрәфетдинов катнашты..
    “Мәүлид бәйрәме hәркемнең күңеленә сафлык, иман нурлары өстәсен, дөньялар имин булсын, бер-беребезнең кадерен белеп яшик, алдагы Мәүлид бәйрәмендә күрешүебезне теләп калам, - диде район башлыгы.

    - Мәүлид бәйрәме үткән жирдә фәрештәләр канат жәеп торыр, бу авылга бәрәкәт, иминлек, мәрхәмәтлек, шәфкать кереп, бәла-казалар килмәс, ул афәтләрдән саклар. Ут, су, сырхаулар бу авылны урап узар, —диде ассызыклады үзенең чыгышында район мөхтәсибе. Чара барышында Пәйгамбәрләребез рухына салаватлар әйтелде, мөнәҗәтләр яңгырады. Бәйрәмгә килгән кунаклар да күп күч-тәнәчләр белән килгәннәр иде. Табыннар хәләл ризыклар белән мул булды.

    Күркәм кичә Пәйгамбәребезнең шәфәгатен өмет итеп, кылган гамәл-гыйбадәтләребезнең кабул булуын сорап, ил-көннәргә тынычлык, иминлек теләп дога кылу һәм авыл хатын- кызларының бергәләшеп әзерләгән сый-нигъмәтләргә бай табын артында тәмамланды. Мәҗлесне үткәрүдә иганәчеләр дә күп булган, аларның исемнәрен аерым – аерым әйтеп дога кылдылар. Бигрәк тә олы рәхмәт сүзләре  эшмәкәрләр Гөлшат һәм Надир Мөшәрәповларга әйтелде. Алар Иске һәм Яңа Чүпрәле авыллары мәчетләрендә узган дини бәйрәмнәрне оештыруда, өстәлләрне сый – нигъмәтләр белән әзерләүдә зур активлык күрсәтәләр.

    Әйе, авылдашлар белән мәчетләрдә очрашулар, күрешүләр тагын да насыйп булсын иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: