Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Иске Чүпрәле авыл җирлегенең яңа башлыгы сайланды

    Көн тәртибендә берничә мәсьәлә каралды.

    Бүген, 2020 елның 23 сентябрендә дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Чүпрәле авыл җирлеге Советының беренче утырышы булды.

    Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 11-13 сентябрендә авыл җирлекләре Советларына депутатлар сайлау булды. Сайлаулар нәтиҗәләре белән ТСК рәисе Илгизәр Вафин таныштырды һәм депутатлар корпусының яңа составына таныклыклар тапшырды.
    Утырыш барышында Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы вазифасына  депутатлар тарафыннан  бертавыштан Марат Гафаров кандидатурасы тәкъдим ителде һәм сайланды.
    Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары һәм авыл җирлегеннән район Советына вәкил итеп Рамиль Низамов сайланды.
    Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы итеп яңа сайланган Марат Гафаров чыгышында нәтиҗәле эшчәнлек теләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: