Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов үзара салымның мөһимлеге турында

    Үзара салымның нәрсә икәнен аңлатып тору кирәкмидер, аның авыл җирлегендәге проблема-борчуларны чишү өчен халыктан бер тапкыр җыела торган акча икәнен барыбыз да белә.

    Татарстан Хөкүмәте бу салымның һәр сумын 4 тапкыр арттырып, өстәмә финанслый. Референдумнар һәр ел саен һәр авыл җирлегендә үтә торган иде. Быелдан исә халык саны 1000гә җитмәгән авылларда үзара салым күләме һәм җыелган сумманың нинди эшләргә тотылачагы -  җыеннарда, ә халык саны 3000нән артып киткән җирлектә-Иске Чүпрәледә референдумда хәл ителәчәк. Әлеге зур чараны үткәрү барышында  без Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов белән сөйләштек.

    -Рамиль Дамирович, бүген 8 декабрьдә референдумга килүче  халык нәрсә өчен тавыш бирә?

    -2020 елда башкарылачак эшләр өчен. Әмма алар турында сөйләгәнче, 2014 ел – үзсалым программасы башланганнан соң,  эшләнелгәннәренә  тукталып үтәсем килә. Безнең җирлектә 4000 тирәсе балигъ булган кеше яши. Элек елларда үзсалым суммасы бер кешедән 500әр сум булганы да бар иде. Татарстан Хөкүмәте һәр ел саен аны 4 тапкырга арттыра килде. Һәм шушы биш ел эчендә җыелган средстволар ярдәмендә җирлек составына кергән авыллар: Иске Чүпрәле, Иске Элмәле, Яңа Чүпрәледә  урамнарга юллар ясалды, урам яктырткычлары монтажланды, зиратлар чистартылды һ.б. Бер сүз белән әйткәндә, халыктан җыйган акча, алдын билгеләнгәнчә, төгәл максатларга тотыла. Әле кайчан гына район Иске Чүпрәледә дә автомашина белән кереп булмый торган урамнар бар иде. Без аларны шул “самооблажение” акчасына башлап цеолит түшәдек, аның өстенә вак таш бәрдек, инде соңгы елларда кайберләрен асфальтладык та.

    2020 елда без Иске Чүпрәле авылының Көньяк, Татарстан, Болын, Завод, Дуслык, Ш.Мөдәрис, Бертуган Рәкыйповлар, Семенов, Яшьлек, Техник  урамнарында юл челтәрен төзекләндерергә  планлаштырабыз. Мәктәп урамындагы җәяүлеләр күперен ясауны, зиратларны карап тотуны,  Иске Элмәледә су белән тәэмин итүне проектлауны һәм башка күп кенә эшләрне күздә тотабыз.

    - Үзара салым акчасы дүрт мәртәбә артып, җирлеккә кайтуы – бик уңай күренеш һәм авыл өчен зур ярдәм, әлбәттә. Әмма төрле кешеләр бар бит. Бу очракта да “Юк, мин акча бирмәячәкмен” диючеләр буладыр.

    -Булса да андыйлар берле-икеле генә. Нигездә халык референдум уздырып үзсалым кертүгә уңай карый. Моны инде җирлектә яшәүчеләрнең актив булып референдумга килүләреннән дә күреп була. Әлләни зур сумма түгел бит инде – балигъ булган бер кешедән 300 сум. 2020 елга да шулай булыр, дип хәл иттек.

    Йортта да тәртип булганын яратабыз һәм ул уртак тырышлык белән генә барлыкка килә. Шулай булгач, авылларыбыз территориясе тәртиптә, төзек булып торсын өчен бергәләп тырышыйк.

    -Рәхмәт!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: