Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Чокалы мәктәбен тәмамлаучылар 40 елдан соң очрашты

Ышанасызмы, классташлар очрашуы – бөтенләй башка бер күрешү икән! Йөзләр генә бераз үзгәргән – еллар үз төсмерләрен өстәп, яшенә күрә матурайта төшкән. Ә характерлар шул ук: күзләрдәге шуклык, шаянлыкларга кадәр сакланган, хәтта.

 

Никадәрле генә, Такташ әйтмешли “йөрәккә хуҗа итеп куйсак та акылны” 70нче елларда бергә укыган, бер кисәк икмәкне бергә бүлешеп ашаган дусларны күргәч хисләрнең чиге булмады, йөрәк тә акылга бик буйсынасы итмәде. Күрешү дә үзенә бер аерым иде. Шулай булмый ни, 1979 елдан бирле, Иске Чокалы сигезьеллык мәктәбен тәмамлап киткәннән соң күрешмәгән сабакташларыбыз бар булып чыкты.

Кая гына илтеп ташламаган язмыш Иске Чокалының малай-кызларын! Нинди генә сынаулар алдында калдырып сынамагандыр ул аны, ниләр генә кичерергә туры килмәгәндер бу кеше башына – барыбыз да инде ярты гасыр яшәгәнбез. Ә шулай да сынатмаганбыз, шөкер! Арабызда шахтага төшеп күмер кисүчеләр дә, зур-зур поезд составларын йөртүчеләр дә, авылда калып бүгенге көндә мулдан торып тормыш итүчеләр дә, Себердә гомер кичерүчеләр дә бар икән бит. Әмма һәрберебезне бер итүче, берләштерүче уртак бер нәрсә – ул авыл, ул мәктәп, ул безнең балачак.

Очрашуда да берәм-берәм укытучыларыбызны барладык. Алар безнең Ахметовлар династиясе: Камәрия апа, Хәсән абый, Ленарис абый, Рузия апа; Надир, Вагиз, Фәтхелислам, Җәүдәт абыйлар, Шамилә, Нурлеҗиһан, Майрә һәм Венера апа; ирле-хатынлы Фәрдәния апа белән Альберт абый Бакировлар һ.б., һ.б.                Укытучыларыбыз белән бәйле истәлекләргә тукталдык – олылап, рәхмәт хисе белән искә алуыбыз мәрхүм булганнар рухына дога булып барып ирешсен! Безгә хезмәт һәм физкультурадан дәрес биргән Гаяз абый Нуртдиновны кичәбезгә чакырган идек – килеп изге теләкләрен җиткерде. Аңа да 80 яшь булган инде, тик әле һаман егетләрчә, аяклар авырта дисә дә, дәртле көй барышында түзәлмичә, биеп тә күрсәтте – рәхмәт аңа!

“Җыр дәресе. Иң матур җырлаучы кем иде?” – Рамил Хәлилов. “Җыры нинди иде?” Инде бу кичәдә Рамил сузып җибәргән “Кичер мине, әнкәй, гафу ит!” җыры бөтенләй башка мәгънәдә яңгырады. Күз алдына җырдагы әнисе янына кайта алмый газапланучы образында инде үзебез идек. Әйе, барыбызның да күңелендә әни-әтигә, әбигә әйтеләчәк “кичер мине!” дигән сүзебез бар инде бүген – тик ул сүзләрне ишетәчәк кешеләр генә еракта шул – ул җирләргә сүз барып ирешми, нишлисең?!

“Рус әдәбиятыннан ятлаган шигырь, татар әдәбиятында укыган әсәр исеме?” 40-45 еллар үтсә дә хәтердә сакланган икән әле алар – Җәвид “У лукоморья дуб зеленый...” дип сөйләп китте. Искә ала торгач “Анатомия” фәне укытыла башлаганнан соң, классташлардан никадәрле оялуларга кадәр телгә алынды....

Әйе, без шундый идек! Бер-беребезне яклый белдек, сер тоттык, бер-беребезне сатмадык. Авылда балалар күп иде бит әле ул елларда –  бер сыйныфта, бер партада утырып укучы күршеләр бар иде. Шушы аерылмас дуслыкның Рәмзия – Әсхат, Рафис – Рөстәм, Резидә – Дамирә, Данир – Җәвид – Фәрит, Фәридә – Дамир–Илдар йөзендә бүгенге көннәргә кадәр килеп җитүен күрү – үзе бер горурлык. Ике сыйныф: “а” һәм “б” классында укып, үсеп җиткәч гаилә булып оешучы Гөлфия белән Марска сокландык.

Иске Чокалыларны берләштергән тагын бер изге нәрсә бар – ул да булса кизләү-чишмә! “Авылга кайт та имеш, шул кизләүдән төшеп су эчмибезме?” диешеп малайлар юлга кузгалды, аларга, элеккеге кебек, кызлар иярде. “Бәлкем, шушы чишмә суларын эчеп, чишмә тибеп яткан җирнең балчыгын суырып үскәнгә безнең сәламәтлек шөкер итәрлектер?!” дигән фикер яңгырады. Чынлыкта да шулайдыр. Шушы яктан, шушы туфрактан, шушы чишмәләрнең суын эчеп үскән халык без! Шуның белән горурбыз...

Очрашып- күрешүләр язсын һәркемгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев