Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Иске Шәйморза урта мәктәбен тәмамлаучылар 50 еллык очрашуга җыелды

    Һәр кешенең гомерендә мәктәп еллары аерым бер урын алып тора. Югыйсә, еллар узып та, әлеге чор хәтерләрдә әледән-әле яңармас, күңел кылларын тибрәтмәс иде. 50 ел элек мәктәп бусагасын атлап чыгып киткән, әйтергә генә җиңел, инде шактый гомер узган, чәчләре чалланган Иске Шәйморза урта мәктәбе чыгрылышлылары да шушы халәт дөньясына янә...

    Һәр кешенең гомерендә мәктәп еллары аерым бер урын алып тора. Югыйсә, еллар узып та, әлеге чор хәтерләрдә әледән-әле яңармас, күңел кылларын тибрәтмәс иде.

    50 ел элек мәктәп бусагасын атлап чыгып киткән, әйтергә генә җиңел, инде шактый гомер узган, чәчләре чалланган Иске Шәйморза урта мәктәбе чыгрылышлылары да шушы халәт дөньясына янә әйләнеп кайтты.

    1966 ел- мәгариф өлкәсендә истәлекле һәм тарихи елларның берсе була. Бервакытта 10 һәм 11 сыйныфлар тәмамлый мәктәпләрне ул елда. Иске Шәйморзадада да 1966 елда сигез сыйныф, барысы 250 укучы, 10 һәм 11нчеләр кулларына өлгергәнлек аттестаты алалар. Иң кызыклысы, тирә-як авыллардан килеп, мәктәпнең 10нчы сыйныфның берсендә бары тик кызлар, икенчесендә бары тик егетләр, өченчесендә кызлар һәм егетләр, дүртенчесендә төрле милләт вәкилләре укый.

    Сыйныфташлар белән очрашу мизгелен һәркем дулкынланып,көтеп алуы йөзләрендә чагылган Фәния апа Мәхмүтова:

    -Әлбәттә, барысын да күрәсе килә. Без кызлар сыйныфы идек, бик тату булдык. Күбесен бер мизгелдә танып булмаса да, йөз чалымнары сакланган.

    Мөнәвәрә ханым Гафурова Яр Чаллыдан кайткан. Очрашуда чыгышын Фәнис Ярулииның шигырьләре белән башлап җибәрде:

    -Сыйныфташлар күрешеп торсалар да, очрашуга беренче тапкыр кайтуым. Бик күрәсем килде, инде күңелем куанды. Кызганыч, арабызда күбесе юк бүген. Укытучыларыбыз аллага шөкер исән, Миңнеруй апа Камалованың химия дәресләре онытылмый. Аның үрнәгендә үзем дә гомере буе химия-биология укытучысы булып хезмәт куйдым. Кеше язмышында мәктәп еллары, укытучылар зур роль уйный. Һәркайсына рәхмәт әйтәм бүген дә, вафат булганнарына теләкләрем дога булып ирешсен.

    Оештыручыларның берсе булган Казан шәһәреннән кайткан Марс Алиев та мәктәп елларын, белем биргән укытучыларын сагынып искә алды. Укучыларның бүгенге уку шартларына куанычын белдерде.

    Советлар чоры тәрбиясе алган сыйныфташларның күбесе югары белемгә ия, гомереләрен намуслы хезмәткә багышлаган шәхесләр. Җәмгыятьтә тоткан урыннары, тәрбияләгән нәсел дәвамчылары зур горурлык белән сөйләрлек.

    Үзләренең иң матур, иң яшь вакытларын балалар тәрбияләүгә багышлаган мөгаллимнәр дә килгәннәр очрашуга. Аларның йөзләренә карап бүген дә сокланырлык. Һаман шул көе, чибәр, алсу йөз, елмаюлы караш, укучыларына бүген дә ак юл телиләр. Зәкия апа Вәлитова, дәрескә кергәндәй, хәтта укучылары белән немец телендә үк исәнләште. Физика, химия, математика фәннәре укытучылары да исән, аллага шөкер, һәркайсы мәктәптә үткән гомер йомгагын сүтте.

    Сыйныфташлар җыелган җиргә район башлыгы Александр Шадриков та килде.

    -Ярты гасыр вакыт узуга карамастан, менә шулай һәм бердәм, күпләп очрашуга килүегез, башка шәһәрләрдән кайтуыгыз хөрмәткә лаек. Еллар агышы да әлеге татулыкка һич тә киртә була алмаган. Шушы җылылык гомерле, киләчәк буынга, мәктәпне тәмамлаучыларга үрнәк булсын,- диде исәнлек, иминлек теләп Александр Шадриков. Район башлыгы соңгы еллардагы үзгәрешләр, төзелешләр турында сөйләде, киләчәккә булган планнар белән дә уртаклашты.

    Очрашуны алып бару, оештыру, шушы елның чыгарылышлысы, бүгенге көндә район ветераннар советын җитәкләүче Роберт Закировка йөкләнгән иде. Бәйрәм ахырында алар бердәмләшеп, сыйныфташлар китабы чыгару тәкъдимен хупладылар.

    Ә сөйләшер сүзләр, истәлекләр чәй табыны да артында да бетмәде. Санаулы вакытлар, минутлар очрашу вакытын туктатмый узып киттеләр. Яшәү көче биргән бу мизгелләр сыйныфташлар күңелендә әле озак сакланыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: