Туган Як
  • Рус Тат
  • Ирекле көрәш буенча дөнья чемпионы Инна Тражукованы Чүпрәле районы белән нәрсә бәйли?

    Ульяновск спортчысы, без аны хаклы рәвештә якташыбыз дип атый алабыз, Инна Тражукова ирекле көрәш буенча дөнья чемпионы булды.

    Казахстан башкаласы Нур-Солтан шәһәрендә узган турнирда якташыбыз 65 кг. га кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясады. Финалга чыгар алдыннан Спорт әзерлеге үзәгендә тәрбияләнүче спортчы өч җиңү яулады, ярышлардан ул Корея һәм Болгариядән көндәшче – спортчыларын  төшереп калдырды. Хәлиткеч финал көрәштә Инна Украина спортчысы Ирина Коляденко белән очрашты һәм көчлерәк булып чыкты.

    Бу җиңү  29 яшьлек Инна Тражуковага  2020 елда Токиода узачак Олимпия уеннарында Россия данын яклау хокукын бирде. Алтын медальдән тыш, дөнья чемпионы исемен яулаган якташыбызга бүләккә фатирлар һәм өч млн.сум акча тапшырылды.

    Язмамның башында ук Инна Тражукованы безнең якташ дип юкка гына әйтмәдем. Инна Вячеславовнаның тамырлары безнең район белән нык бәйләнгән. Городище авылында аның әнисе ягыннан әбисе Зинаида Федоровна һәм бабасы Виктор Ананьевич яши. Виктор Ананьевич исә авыл җирлеге башлыгы Сергей Салифановның бертуганы. Әбисе гомере буе бухгалтер булып эшләгән, ә бабасы мәктәптә укыткан. Иннаның әнисе Зинаида Викторовна да Городище авылында туып, үскән.

    Инна Вячеславовна үзе  1990 елның 11 сентябрендә Ульяновск өлкәсенең Тимерсән авылында туа. Аның сүзләренә караганда, Городище авылы аның өчен бик якын, балачагы да нәкъ менә биредә узган.

    Үткән атнада ул Городищега туганнарын күрергә, шатлыклары белән уртаклашырга кайтты. Дөнья чемпионын мәктәпкә укытучылар, укучылар белән очрашуга чакырдылар.

    Аның  белән очрашуга район җитәкчелеге дә килде. Район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов Инна Вячеславовнаны  район башлыгы Марат Гафаров исеменнән котладылар, Рәхмәт хаты, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар, киләсе елдагы Олимпия уеннарында уңышлар теләделәр.

    Инна көрәш белән 10 яшьтән шөгыльләнә башлый. Әлеге шөгыльгә аны  тренер-спортчы әтисе  өйрәтә.

    Иннадан кыз-балага ни өчен шундый гадәти булмаган көрәшне сайлавы турында сораштык.

    - Авылда көрәштән тыш,  башка төрле секцияләр дә юк иде. Анысын да әтием алып барды. Башта малайлар гына шөгыльләнсә, аннары анда кызлар да йөрде.  11 сыйныфка кадәр шөгыльләнгән спортчылар тормышта башка юлларны да сайладылар, мин исә тагын да шул юнәлештә киттем.

    16 яшемдә  Ульяновск өлкәсеннән Мәскәүгә күчтем һәм 1нче олимпия резервы училищесына укырга кердем. Ул чорда  бөтенләй башка тормыш башланды.  Бик авыр булды, көн саен өйгә кайту турында гына уйлый идем.  Әнигә шалтыратып, мине Мәскәүдән алып китүләрен үтендем, әмма әти үз сүзендә каты торды. Соңрак, үзем дә язмышым белән килештем. Җиңүләр яулый башлагач, әлеге спортта булуыма шатлана да башладым.

    Минем характерым да балачактан көчле көрәшченеке буларак формалашты. Аннан җаваплылык та көчле. Тренер уңышка ирешәчәкбез, ди икән, мин моны эшләргә тиешмен,-ди Инна.

    Городище урта мәктәбендәге дөнья чемпионы белән очрашу бик җылы мөгаләмәдә узды. Чарага әти-әнисе, әбисе, бабасы, авылдагы туганнары да килгән иде. Инна Вячеславовна үзенең уңышлары, киләчәккә планнары турында сөйләде, рәхмәтләр әйтте.

     

    Инна Тражукова Россия Кубогы, Европа милләтләре кубогы иясе, ирекле көрәш буенча Россия чемпионаты чемпионы һәм призеры, Европа чемпионатлары һәм дөнья Кубогы призеры. 2011 елдан илнең җыелма командасы әгъзасы. 2019 елда- дөнья чемпионы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: