Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Иң яхшы белегечләр Грант алды: чүпрәлелеләр дә бар

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы агросәнәгать комплексында хезмәт куючы алдынгыларның IV республика конкурсына нәтиҗә ясады, җиңүчеләрне Дипломнар һәм 100 мең сумга Грантлар тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс 2013 елда оештырылган иде. Анда һөнәри эшчәнлекләре ягыннан иң югары рейтингка ирешкән авыл хуҗалыгы тармаклары хезмәткәрләре генә катнаша ала. 2013 елда әлеге Грантка-324, 2014 елда-198, 2015 елда 200 һәм быел 100 кеше лаек булды. Грантка авыл хуҗалыгы оешмалары, предприятиеләре белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе вәкилләре дәгъва кыла ала. Алар арасында агрономнар, инженер- механиклар, зооинженерлар, ветеринария табиблары, бухгалтерлар, икътисадчылар, кадрлар әзерләү службасы хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында эшләүче башка белгечләр булырга мөмкин. Җиңүчеләр арасында районыбызның авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсендә терлекчелек буенча консультант булып эшләүче Айваз Абязов ("Иң яхшы зоотехник" номинациясендә) һәм "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының әйдәп баручы агрономы Тәлгать Халитов ("Иң яхшы агроном" номинациясендә) та бар. Белгечләребезне дәрәҗәле конкурста җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә авыл хуҗалыгы тармакларының нәтиҗәлелеген күтәрүдә югары уңышларга ирешүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грант белгечләр