Иң-иңнәр сайланды

Районда һәр ел "Ел укытучысы" конкурсын үткәрү традициягә керде. Конкурс педагогларның иҗади эшчәнлекләрен үстерүгә, укыту процессын оештыруда яңа технологияләр куллануга юнәлдерелгән һәм ул алдынгы тәҗрибәнең чын мәктәбенә, педагогик практиканың иң яхшы алымнарын тарату үзәгенә әйләнде.
Әлеге конкурсның чираттагысы 28 февральдә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында үтте. Конкурста куст этапларында җиңү яулаган иң көчле, эрудицияле, кыю һәм талантлы укытучылар: Иске Шәйморза урта мәктәбенең биология укытучысы Зөлфия Бикчурова, 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Мәүлиханова, Зур Аксу урта мәктәбенең физика укытучысы Ираида Мишкина, Марс урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәзидә Рәимова, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең математика укытучысы Лилия Рәхмәтуллина һәм Хорновар-Шигали урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Светлана Соловьева катнашты.
Конкурсны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов ачып, район Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Шадриков исеменнән бәйрәм белән тәбрикләде һәм конкурсантларга уңышлар теләде.
Мәртәбәле жюри составында "Ел укытучысы-2012" конкурсының муниципаль этабында җиңүче Марина Мышова да бар иде.
-Әле кайчан гына 2012 ел конкурсы үткән кебек иде, республика этабында катнашуым да кичә генә кебек тоела, әмма вакыт үтә. Мондый конкурсларда катнашу без, укытучыларга, бик файдалы, яңа алымнар белән танышабыз, тәҗрибә уртаклашабыз, республика күләмендә үткәрелгәннәре аеруча бәһасез. Уңышлар телим сезгә,-диде ул.
Конкурсның беренче этабында күрсәтелгән "Методик семинар"да укыту һәм тәрбиянең яңалыгына һәм актуальлегенә, укытучының эш алымнарына һәм ысулларына жюри тарафыннан аеруча игътибар бирелде. Бәйгенең икенче этабы исә "Мастер-класс" күрсәтү иде һәм ул "Табигать тарафыннан шулай билгеләнгән" темасы астында үтте. Биредә конкурсантларның һәркайсы үз предметы буенча эш алымнарын һәм яңа нәтиҗәле формалар турында аңлату һәм сөйләп бирү белән беррәттән, инновацион тәҗрибә аша күрсәтеп тә бирделәр. Бәйгедә катнашучылар үз чыгышларында экология мәсьәләләрен күтәрделәр, агымдагы елда Казанда үтәчәк Универсиада темасына да кагылдылар. Конкурсның өченче этабы исә "Ата-аналар җыелышы" дип исемләнгән һәм ул бүгенге көннең актуаль проблемасы-балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсенә багышланган иде. Конкурсант-сыйныф җитәкчеләре "ата-аналар" белән бергәләшеп әлеге проблеманы чишү юлларын эзләделәр. Һәркем ата-аналар белән эшләүдә үз эшчәнлегендә кулланучы нәтиҗәле алымнарын күрсәтергә тырышты, иҗади һәм импровизация сәләтләрен "эшкә җикте".
-Конкурс тәмам. Бәйге булгач, әлбәттә, аның җиңүчесе дә булырга тиеш. Үткән еллардан аермалы буларак, быел конкурста катнашучылар яшьләре, осталыклары, талантлары буенча да бер-берсеннән аерылмыйлар. Шуңа да сайлап алуы җиңел булмады,-диде мәгълүмати-методик үзәге директоры Светлана Антипова бәйгегә йомгак ясаганда. Жюри нәтиҗәләре буенча Светлана Соловьева-I, Зөлфия Бикчурова-II, Лилия Рәхмәтуллина III урынга лаек дип табылдылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 11:31Кеше исәбеннән баерга теләгән Район суды тарафыннан М.га карата ачылган җинаять эше каралды.3100
-
27 май 2022 - 11:30Автоинспекторлар Шурбиннар гаиләсенә автокресло тапшырдылар “Игътибар – балалар” профилактик чарасы һәм “Бала - төп пассажир!” акцияләре кысаларында автоинспекторлар Яңа Уби авылыннан 6 бала тәрбияләүче Шурбиннар гаиләсенә автокресло бүләк иттеләр.3100
-
27 май 2022 - 11:29Иң яхшы яшь хәрәкәт инспекторларының отрядын һәм аларның җитәкчеләрен бүләкләделәр Конкурска ЮИД отряды эше турында материаллар тәкъдим ителгән иде.2500
-
27 май 2022 - 11:25Тыл хезмәтчәне олы юбилеен билгеләде Иске Ишле авылында гомер итүче Әминә Мөхәррәм кызы Рәхимова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.2900
-
27 май 2022 - 11:24Озын гомерлегенең сере Сугыш елларында сабый гына булсалар да, аларның да күңелләрен ачыттырып, яндырып торган хатирәләре, онытылмас тормыш гыйбрәтләре, йөрәкләренә уелып калган үпкә-зарлары бар.3400
-
26 май 2022 - 10:17Чүпрәле районының Татар Төкесе авылында дини чара-Кадыкай Абыз-бабайны искә алу көне узачак Программада: Коръән сүрәләре, намаз, Корбан ашы.6500
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.15000
-
24 май 2022 - 11:27Чүпрәледә хәрби хезмәт яшенә җиткән яшьләр Россия Кораллы көчләренә, бер еллык хезмәткә китә Сез көтегез – без кайтырбыз!2400
-
23 май 2022 - 15:45СНТ территориясе чикләрендә объектларны технологик тоташтыру Коммерциячел булмаган ширкәт территориясендә урнашкан энергия кабул итү җайланмасын (ЭПУ) технологик тоташтыру өчен гаризаларны караганда, һәрвакытта да, заявка бирү этабында да, чараларны үтәү барышында да сораулар һәм бәхәсләр килеп чыкты.8300
-
20 май 2022 - 09:43Авыл егете яңа планнар белән яши Районда бүгенге көндә гаилә фермалары булдыручылар шактый. Шуларның берсе – Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Леонид Мишкин47300
-
19 май 2022 - 15:06Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә.8900
-
18 май 2022 - 09:14Чүпрәледә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узачак Чара 20 май көнне 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында үтәчәк.15800
-
13 май 2022 - 09:34Чүпрәле районы Шланга авылында барлык буын чик сакчылары хөрмәтенә монумент ачтылар Авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов билгеләп үткәнчә, бу монумент барлык чик сакчыларына, илебезне саклаучыларга тирән рәхмәт йөзеннән булдырылган.14100
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
27 май 2022 - 07:01Чүпрәле районыннан 13 егетне хәрби хезмәткә озаттыларМай-июль айларында Чүпрәле районыннан 30дан артык хәрби хезмәткә алыныр дип планлаштырыла.3900
-
25 май 2022 - 15:13Чүпрәледә Украинада һәлак булган Илья Денисов белән хушлаштылар2022 елның 7 июлендә аңа 26 яшь тулган булыр иде. Илья Батырлык ордены белән бүләкләнгән.9800
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.15000
-
25 май 2022 - 15:13Чүпрәледә Украинада һәлак булган Илья Денисов белән хушлаштылар 2022 елның 7 июлендә аңа 26 яшь тулган булыр иде. Илья Батырлык ордены белән бүләкләнгән.9800
-
26 май 2022 - 10:17Чүпрәле районының Татар Төкесе авылында дини чара-Кадыкай Абыз-бабайны искә алу көне узачак Программада: Коръән сүрәләре, намаз, Корбан ашы.6500
-
27 май 2022 - 07:01Чүпрәле районыннан 13 егетне хәрби хезмәткә озаттылар Май-июль айларында Чүпрәле районыннан 30дан артык хәрби хезмәткә алыныр дип планлаштырыла.3900
-
27 май 2022 - 11:24Озын гомерлегенең сере Сугыш елларында сабый гына булсалар да, аларның да күңелләрен ачыттырып, яндырып торган хатирәләре, онытылмас тормыш гыйбрәтләре, йөрәкләренә уелып калган үпкә-зарлары бар.3400
-
27 май 2022 - 11:30Автоинспекторлар Шурбиннар гаиләсенә автокресло тапшырдылар “Игътибар – балалар” профилактик чарасы һәм “Бала - төп пассажир!” акцияләре кысаларында автоинспекторлар Яңа Уби авылыннан 6 бала тәрбияләүче Шурбиннар гаиләсенә автокресло бүләк иттеләр.3100
-
27 май 2022 - 11:31Кеше исәбеннән баерга теләгән Район суды тарафыннан М.га карата ачылган җинаять эше каралды.3100
-
27 май 2022 - 11:25Тыл хезмәтчәне олы юбилеен билгеләде Иске Ишле авылында гомер итүче Әминә Мөхәррәм кызы Рәхимова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.2900
-
27 май 2022 - 11:29Иң яхшы яшь хәрәкәт инспекторларының отрядын һәм аларның җитәкчеләрен бүләкләделәр Конкурска ЮИД отряды эше турында материаллар тәкъдим ителгән иде.2500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика