Туган Як
  • Рус Тат
  • II Халыкара форумда

    25-29 июль көннәрендә Ульяновск төбәгенең Чардаклы районында "Россия авыл яшьләре берлеге" тарафыннан оештырылган II халыкара авыл яшьләре форумы булып узды.

    Быелгы форум "Бөтендөнья сәүдә оешмасы таләпләрен күздә тотып агробизнес һәм авыл җирлекләренең үсеше" дигән актуаль темага багышланган иде. Форумда Россиянең 44 төбәгеннән һәм 7 чит илдән катнашучылар бар иде. Алар арасында яшь галимнәр, фермерлар, агробизнес һәм аграр яшьләр оешмалары вәкилләре дә булды. Чарада Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе вәкилләре дә катнашты. Алар Татарстан делегациясен тәшкил итте. 4 көн дәвамында яшьләр тәҗрибәләре белән уртаклашып, кызыклы чараларда катнашып, үзләрен күрсәтә алу мөмкинлегенә ия булды. Ульян дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә узган тантаналы ачылу чарасында РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров та катнашты. "Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме-Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында үсү перспективалары" дигән темага уздырылган түгәрәк өстәлдә ул яшьләрнең бу мәсьәләгә бәйле сорауларына җавап бирде. Дискуссия дәвамында яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү, икътисадый әһәмияткә ия программаларны тормышка ашырганда аерым төбәкләргә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтү, шулай ук авыл хуҗалыгы җирләрен куллануда закон базасын камилләштерүгә караган мәсьәләләр дә яңгыраш тапты. Әлеге чарада районнан "Аграр яшьләр берләшмәсе"нең Чүпрәле районы бүлекчәсе рәисе Зөлфәт Сәгъдиев катнашып, фикерләре белән уртаклашты.

    -Мин әлеге форумда икенче тапкыр катнашам. Форумның программасы бик кызыклы һәм бүгенге көндә барыбызны да борчыган мәсьәләләргә багышлана. Иҗтимагый оешмаларның авыл хуҗалыгы комплексында биләгән урыны, социаль проектлаштыру турында сөйләшүләр, авыл хуҗалыгы предприятияләренә уздырылган экскурсияләр, төрле тренинглар һәм түгәрәк өстәлләр форумның төп чаралары булып тора. Без азык-төлек куркынычсызлыгы, авыл җирлекләрен үстерүдә инновацияләрне куллану мөмкинлекләре турында сөйләштек. Авыл яшьләренең әлеге процессларда тоткан урыны турында да әңгәмә булды. Оештыручылар күңел ачу программасын да кызыклы итеп төзегәннәр. Минемчә, мондый форматта яшьтәшләрең белән фикер алышу аеруча файдалы.

    Чара кысаларында авыл җирлекләрендә үзеңә шөгыль табуга багышланган конференция РФ авыл хуҗалыгы министрлыгында авылның үсеше һәм социаль сәясәт буенча Департаменты директоры Дмитрий Торпов катнашы белән үтте. Очрашу барышында чыгыш ясаган берничә докладчы әлеге мәсьәләгә үз карашларын белдерде. Мәсәлән, ОАО "Росагролизинг" компаниясендә ММЧ һәм иҗтимагый оешмалар буенча идарә начальнигы Сергей Селиванов безне компаниянең яңа продуктлары белән таныштырды.

    Форумда каралган мәсьәләләр арасында сатылучы продукциянең рейтингын күтәрүче яңа пиар-технологияләргә, шулай ук авыл җирлегендә бизнесны үстерүдә туган кыенлыкларга аеруча зур игътибар ителде. Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү темасы үзәктә булды. "Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәндә авыл хуҗалыгы сәясәтендә иң мөһим нәрсә? Минемчә, авыл җирлегендә тиешле яшәү һәм эшләү шартлары тудырудан башларга кирәк",-дип белдерде министр.

    Сүз уңаеннан, әлеге форумда катнаша алуыма бик шат булуымны белдерәм. Беренчедән, без монда үзебезнең оешмабызның эшчәнлеге белән таныштыра алсак, икенчедән, катнашучыларга видеоролик аша Татарстанның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышларын, бай мәдәниятле һәм актив төбәк буларак тәкъдим итә алдык дип уйлыйм. Биредә оештырылган тренинглар, түгәрәк өстәлләр һәм мастер-классларда катнашу юкка булмады, чөнки мин үзем өчен бу өлкәдә күп кенә ачышлар ясадым. Шунысы мөһим, акыллы, дәртле, авыл өчен янып торган яшьтәшләремне күрү, аралашу миндә уңай тәэсир ясады. Үзебезнең продукцияне Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында конкурентлыкка сәләтле булсын дисәк, минемчә, авыл кешеләре өчен уңай шартлар тудырырга кирәк. Иң беренче чиратта, яңа юллар, заман таләпләренә туры килгән мәгариф учреждениеләре, гомуми практика табиблары өчен тиешле шартлар булдыру тора. Гомумән, социаль инфраструктурага зур игътибар бирү кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: