Туган Як
  • Рус Тат
  • Иганәчеләр ярдәме белән Чүпрәле районында 41 миллион 583 мең сумлык эшләр башкарылган

    2013 елда Чүпрәле районында иганәчеләр ярдәме белән 41 млн. 583 мең сумлык эшләр башкарылган. Шуның 33 млн. 867 мең сумы төрле төзелешләргә туры килә. "Туган мәктәбеңә ярдәм ит!", "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акцияләре кысаларында 1 млн. 367 мең сум, "Өлкәннәр көне"нә-1 млн. 168 мең сум акча файдаланылган. Мөмкинлекләре чикләнгән, авыру кешеләргә,...

    Авылым, авылкаем, диеп

    Кадак какмый, ремонтламый торсаң, йортыңның бер заман ишеләчәген көт тә тор. Авыл тормышы да шулай ук, юлларын рәтләмәсәң, күперләрен төзәтмәсәң, ул яраксыз, узып йөри алмаслык хәлгә килә. Ә юллар, күперләр, коелар, чишмәләр авыл йөзен бербөтен итүче, яшәтүче мөһим чыганаклар. Халык белән очрашулар вакытында да еш күтәрелә бу мәсьәлә, урамдагы багана башында лампочка гына бер төнне яктыртмый калса да, тынычсызлана кеше. Бу сүзем белән тормышның рәхәтлегенә күнегеп барабыз, диясем килә. Әлбәттә, ул шулай булырга тиеш. Җан да, акыл да һаман үсештә, алгарышта бит.

    Ни генә дисәк тә, соңгы елларда авыл кешесе үзе дә, шунда туып, бүгенгесе көндә аннан читтә яшәгән дә, туган ягы проблемаларын хәл итүгә алына башлады. Күп кенә авылларда шунда яшәүчеләрнең үз көчләре белән, кемнең хәленнән күпме килгән кадәр акчалар җыешып, урам юлларын тигезләү, күперләр төзекләндерү кебек күркәм күренешләр тормышыбызда торган саен үз урынын таба.

    Иң башлап Каракитә халкы бердәм алынып, авыл эчендәге юлларны күтәрергә, төзекләндерергә тотынды һәм быел да бу эшне дәвам иттерделәр.

    Аларга Иске Чүпрәле, Иске Кәкерле, Татар Уби, Яңа Уби, Зур Аксу, Зур Чынлы, Иске Шәйморза, Чуваш Чүпрәлесе Шланга, Татар Төкесе авыллары кушылды. Бу авылларда йорт хуҗаларының мәрхәмәтлелек күрсәтүе нәтиҗәсендә урамнар рәтләнде, күперләр төзекләндерелде, иске һәм яңа зират, мазарлык тирәләре тотып алынды, чистартылды. Иске Элмәле авылының Пролетарская, Новая урамнарындагы йорт хуҗалары 7000-8000әр сум акча җыеп урам юлын күтәрттеләр һәм үз көчләре белән тигезләделәр.

    Аерым кешеләрне санап үткәндә, Зур Аксу авылында яшәүчеләр Андрей Портнов 20000 сум, Солтан Тазетдинов, мәсәлән, 13000 сум акчаларын авыл эчендәге юлларны төзекләндерүгә биргәннәр. Бу эшкә халык та гомуми күләме 250 мең сумны, авыл җирлеге 100 меңне тәшкил иткән акча белән кушылган.

    Городищеда исә 3 млн. сумга ике күпер төзелгән. Аның төзелешенә Николай Угаслов иганәчелек иткән. Ул шулай ук Городище, Матак авыллары эчендәге юлларны күтәрү өчен дә 2 млн. 750 мең финанс чыгымнары тоткан. Николай Угаслов быел район үзәгендә фонтан төзетәчәк икән. "Борындык элеваторы" җәмгыяте 318000 сумга Яңа Борындык балалар бакчасы территориясен төзекләндергән.

    Ә Шланга авылында исә үз авылларының йөзен матурлаучылар тагын да күп. Ранис Бакировның юл, күпер төзү өчен тоткан чыгымнары 105 мең сумга җыела. Фәрит Алимов-3000, Сагит Мәхмүтов, Вильдан Сәгъдиев. Рифкать Мөхәммәтшин-500әр, Җәүдәт Сәлимҗанов-50000, Газинур Айсин-1700, Дамир Алимов-2000, Ильнар Мөхәммәтҗанов, Данил Мостафин, Марс Мәхмүтов, Миңнулла Идиятуллин, Вазыйх Мөхәрәмов, Марс Хисмәтов, Җәмил Хисмәтов, Рәис Айнетдинов-5000әр, Рамиль Айметов-1500, Мансур Сафин-1000, Рәзил Маллямов-4500, Гамил Мостафин, Мансур Нәүметов-10000әр, Шәйхенур Нуретдинов, Руслан Маллямов-4000әр, Заһит Мәхмүтов-12000, Ильнар Сагдеевның 8000 сум ярдәме белән Вахит Гафуров, Тукай урамнары төзекләндерелгән. Шәйморза авылында Илдус Алиуллин Крупская урамыннан мәчеткә кадәр юл салдырткан. Тукай, XXII Партсъезд урамнары халкы да кушылышып урамнарын төзекләндергән.

    Мунчәли авылында юлларны күтәртү, өстенә таш түшәтү, күперләрне капиталь төзекләндерү, Буштөрле елгасын чистарту буенча Дания Тулова күрсәткән ярдәм исә 16 млн. 750 мең сумга җыела. Дания Тулова Мунчәли мәдәният йортын капиталь төзекләндерүгә дә 5 млн. сумнан артык акча бирде. Дания ханым үзе Мунчәли җирлегендә туып-үсмәсә дә, мәрхүм ире Рөстәм рухына багышлап, шушы изге эшләрне башкара. Татар Төкесе авылында Хәмзә Садыйков 5500 сум акча биреп, Айрат Хәсәнов, Әсхать Шәрәпов, Иршат Зартдинов-3500әр, Әсхать Кәбиров, Шәүкәт Аббазов, Фаиль Басыйров, Миңзифа Хәнҗәрова, Ирза Хафизов-1500әр, Нурулла Шәрәфетдинов, Нурислям Салихов, Фәрит Гафуров, Җәүдәт Ильясов, Зәйдулла Миначев-1000әр сум кушылып, юл төзеткәннәр. Яңа Кәкерледән Миңнулла Зәйнулловның, шулай ук пенсионер, күпер төзекләндерүгә биргән 15000енә авыл халкы рәхмәттән һәм олылаудан гайре, ни дисен?! Чәкедә Анатолий Матюшин да җәяүлеләр күперен төзекләндерү өчен 5000 сумлык төзелеш материаллары биргән.

    Халыкның мондый бердәмлеген, үз акчасына авыл юлларын төзекләндерергә алынуын хөкүмәтебез дә хуплый. Шунысы мөһим, хуплап кына калмый, авыл халкы мондый эшләр өчен 100 мең сум күләмендә акча туплый алса, 2014елда хөкүмәт аны дүртләндерә, ягъни бу суммага 400 мең сум өсти.

    Чишмәләр. Аларны ачкан, төзекләндергән кеше саваплы була, диләр. Чәке авылындагы чишмәне төзекләндерүгә 400000 сум күләмендә акча тоткан Венера Әхмәтовага, шулай ук чишмә төзү өчен 20000 сум биргән Фәрит Мөдәрисовка ничә авыл халкы, ничә йөзләрчә кеше рәхмәт укый икән?!

    Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен белүчеләр турында

    Рухи азык чыганагы булган мәчет-чиркәүләр төзү, аларны төзекләндерү, эшчәнлеген тәэмин итү бүгенге көннәрдә халыкның җан авазына, садака йөзеннән башкарыла торган гамәленә әйләнеп бара. Зиратларны тәртиптә тоту, чистарту һәм пычраттырмау да, беренче чиратта, исәннәр эше. Халыкта шундый әйтем бар, "Изгелек эшлә дә, суга сал. Халык күрми икән, балык күрер", диләр. Билгеле, мәчетләргә биргән акчалар, үлгәннәр рухын шат итү өчен кылган гамәлләр күрсәтер өчен эшләнми, бу һәркемнең шәхси һәм намус эше. Шулай да Кече Чынлыдагы мәчетне ремонтлату өчен Барис Гафуровның-41588 сум, Иске Ишле авылындагы мәчет өчен 36000 сум акча тотуын, (Иске Ишледә бу эшкә Зәкиулла Усманов та кушылып, 13000 сум акча биргән), вафат булучыларның якыннарына 66600 сум ярдәм бирүен, шул ук авылдан Фәнис Җәббаров (54000), Әсхать Маликов (35000), Фиркать Сәлимҗанов (25000), Ирек Хафизов (50000), Ринат Хәмдиев (30000), Рәис Мөдәрисов (20000), Тәлгать Туктаров (10000) мәчетне ремонтлауга һәм тимердән коеп ясалган капка куйдыруга булышуларын ничек телгә алмаска?! Шлангада Гомәр Мәхмүтов-17000, Марс Мәхмүтов-10000, Ринат Миңнебаев 1000 сум акчаларын шундый эшләргә биргәннәр. Шамил Хафизов 15000 сумлык тимер торбалар белән ярдәм иткән. Чепкас-Илмәт авылындагы мәчет һәм зиратларны, мазарлыкларны ремонтлау һәм өй булдыру өчен Хорновар-Шигали, Урманасты-Шигали, Чепкас-Илмәт авылы кешеләре 200000 сум акча туплаган. Аларга Тәфкил Исмәгыйлев та 10000 сумы белән кушылган. Касим Зартдинов, Рөстәм Юсупов, Фәнис Хәйруллин, Альфред Низамов, Рамиль Хисамов, Әмир Хисамов, Альбер Низамов та быел Иске Чокалыдагы мәчетне төзекләндерүгә төрлечә ярдәм иттеләр.

    Матак авылындагы мазарлыкның тирә-янын тотып алу өчен Валерий Кузнецовның 600000 сум акчасы файдаланылган, Мунчәли авылында авыл зиратына капка куюда Дания Тулова 120000 сум белән катнашкан. Татар Төкесендә Абыз бабай каберен зыярәт итәргә илебезнең төрле якларыннан килүчеләр өчен мәчет төзелгән. Аның төзелешенә Гөлҗиһан Хисметуллова 280000 сум акча биргән. Бу урында Гөлҗиһан апаның да инде лаеклы ялда булуын һәм Ульяновск шәһәрендә яшәвен ассызыклыйсы килә. Алешкин-Саплык һәм Татар Төкесе авылларында мондый изге гамәлгә Владимир Казаков (15000) белән Альфред Хәйруллин (20000) үз өлешләрен керткәннәр.

    Яңа Ишле авылында яшәче Сара апа Вәлиуллинаның пенсия акчасын җыеп, 100000 сумын авыр күперен төзекләндерүгә бирүен батырлык, олы йөрәклелектән гайре нигә тиңләп була?!

    Белем һәм көч алына мәктәпләрдә

    Быел Татарстанда "Туган мәктәбеңә булыш" акциясе дә старт алган иде. Әлеге гүзәл гамәлгә кушылып та, бу чарадан тыш та, үзләре укыган мәктәпләр белән элемтәдә торучы районда һәм аннан читтә яшәүче бик күп чүпрәле якташларыбыз арасында иң активлары, мөгаен, кечечынлылар булгандыр. Рәмис Сафиуллов, Барис Гафуров, Рәдиф Җамалтдинов, Радик Низамов, Ирек Хафизов, Айрат Мохтаров, Айрат Аббазов, Шәүкәт Хөсәенов, Фәргать Хәйруллов, Тәлгать Бохаров, Рәис Рәимов, Фәнис Җәлалдинов, Айрат Рәимов, Ринат Хамдеев, Сиринә Җәббарова һәм тагын бик күпләрнең ярдәме белән Кече Чынлы мәктәбенең материаль-техник базасы ныгыды. Шәйморза авылы урта мәктәбе дә Наил Алимов ярдәме белән 140 мең сумлык җиһазга баеды. Бу мәктәпкә Рөстәм Әбдриев та 15 мең сумлык, Алсу Хөсәенова, Әнварша Хафизов, мәктәпне 1968 елда тәмамлаган укучылары да төрлечә ярдәм күрсәтте. Городище авылындагы балалар бакчасының тәрәзәләре пластик тәрәзәләргә алмаштырылды. Моны Николай Угаслов эшләтте һәм ул шулай ук балаларга уен мәйданчыгы ясау өчен дә 300 мең сум акча бирде. Айрат Аблаев, Борындык мәктәбенә 10 мең сумлык электр плитәсе бүләк итте. Марс урта мәктәбенә Марат Якупов 50 мең сумлык тимердән коелган капка эшләтте, Ирек Арсланов 1 мең сумлык буяу бирде. Шлангалылар бу эштән дә читтә калмады: Рәис Низамов-15000, Радик Идиятуллин-1000, Шәйхенур Нуретдинов, Дания Айметова, Ильнар Сәгдиев-500әр, Гөлсирә Хисметова-1500, Данир Миначев 2000 сум күләмендә балалар бакчасына ярдәм иттеләр. Илфак Атнагулов, Радик Мәхмүтов мәктәпкә төзелеш материаллары китергәннәр. Альфик Низамов, Фәнил Сәлимҗанов, Җәүдәт Сәлимҗанов мәктәпкә 59 мең сумлык икмәк пешерү җайланмасы алып биргәннәр. Зур Чынлы урта мәктәбенә Рамиль Каюмов-10 меңлек, Тәүфикъ Сәлахов-15 меңлек, Әсхать Хаяров -1 меңлек, Фәнис Мистяков-10 мең сумлык төзелеш, ремонт материаллары бүләк иткәннәр. Гөлсинә Хәйруллова, Илһам Мөшәрәпов, Алсу һәм Галия Хәйрулловалар, Гөлназ Мөхәммәтҗанова, Венера Мөхәммәтҗанова, Марс Алиев, Наил Алиевлар да хәлләреннән килгәнчә булышканнар. Яңа Чокалы мәктәбенә Фәнис Низаметдинов 100 мең сум акча күчергән. Ә менә Барис Гафуровның йөрәгенә туган авылының социаль объектлары мәнфәгатьләре дә сыйган-Иске Ишле мәктәбенә ул 15 мең сум акча биргән. "Акчарлак" сәламәтләндерү лагерын төзекләндерүгә Ульяновск шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Л.Дьяконова 100 мең сум белән булышкан. Бу акция быел да дәвам итә. Туган мәктәбеңә булышырга теләүчеләргә юллар ачык.

    Халык ял да итә белсен, сәламәт тә булсын өчен

    Чүпрәлеләрне күбрәк спорт-физкультура, сәламәт яшәү рәвешенә тартып, озын гомерлелекләрен тәэмин итү өчен үз акчаларын һәм вакытларын кызганмаган кешеләребез дә бар. Районда Чыгарылыш сыйныфлар паркы ачылды. 300 мең сум күләмендә Әрмән диаспорасы(!) иганәчелек итеп, биредә чатыр (беседка) урнаштырылды. Хоккейчылар өчен төзелә башлаган чишенү-киенү бүлмәсен исә "Спорт" радиосы 500 мең сум финанслады, Николай Угаслов 350 мең сумлык төзелеш материаллары белән ярдәм итте. Төрле спорт чараларын үткәрүгә Шлангада Рәмис Сатдинов-3000, Илнур Нуртдинов-2500 сум акчалата ярдәм белән катнашты. Ирек Мөхәммәтҗанов милли көрәш буенча турнир үткәрде. Илдар Мөхәммәтҗанов җиңүчеләр өчен пьедестал ясап бирде. Иске Кәкерледә Азат Усманов та мондый төр бәйгеләргә 3000 сум акча биргән. Яңа Элмәле авылында үткән ирекле көрәшне Николай Угаслов 25000 сум күләмендә финанслаган. Чәке ягы тормышында Олег Атакайның аерым бер роль алып торуы да һәрберебезгә мәгълүм. 2013 елда ул авылда төрле чаралар үткәрүгә 16 мең сум акча сарыф иткән.

    Халыкның яратып бәйрәм итә торган милли йоласы-"Сабантуй", "Акатуй"ны уздыруга һәм бүләкләр алуга, 1 сентябрьгә багышланып үтә торган "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясенә быел җәмгыятьләр, оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләр дә актив кушылды.

    Инвалидлар декадасы, Өлкәннәр көнен, 9 Май-Бөек Җиңү бәйрәмнәрен билгеләп үткәндә дә аерым кешеләр дә, оешма, предприятие җитәкчеләре, хезмәткәрләре дә ярдәм итте. Тормышта кинәт булган, кайгылы хәлләрдә ярдәм итүчеләр дә, танышларына, күрше-күлән, авылдашларына төрле кыен хәлләрдән чыкканда, сәламәтлекләрен ныгытканда акчалата булышучылар да бар. Андыйларга Барис Гафуров, Дилә Хәйретдинова, Рәфәгать Алиуллов, Фәрит Мөдәррисов, Фәрит Галләмов, Альберт Низамов, Ләйсән Хәлимова кебек һәм тагын да бик күп башка олы йөрәкле кешеләрне кертеп булыр иде. Гомумән, һәрбер авылда мондый укытучылар да һәм төрле профессия кешеләре-мәрхәмәтлелек ияләре яши.

    Мәктәпләргә үз укучыларының, гомумән, авылларга үз кешеләренең ярдәмен санап бетерерлек түгел. Ярдәм итеп тә газета битендә үз исемен тапмаганнардан гафу үтенәбез. Без бу мәгълүматларны авыл җирлекләреннән, социаль яклау үзәгеннән, мәгариф бүлегеннән алдык. Хәер, үпкәләшергә урын да юк. Яшибез бит әле-алда имин еллар килсен, бер-беребезнең хәлен белешергә, хәсрәтен уртаклашырга, ярдәмләшергә мөмкинлек булсын! Без, журналистлар исә, иганәчеләр турында алда да сөйләрбез. Кешеләр мондый алтын йөрәклеләр турында баласының баласына сөйләячәк, шулай итеп әлеге исемнәр буыннан-буынга күчәчәк. Туган ягының сулышын тоеп яшәгән, читтә гомер кичерсәләр дә, күңелләре белән бу якларга бөреккән, кече ватанын олылалаган һәм шушы җирдә хезмәт итеп, ил-көнне гүзәлрәк итәргә тырышкан кешеләр һәр заманда да Чүпрәленең, илнең горурлыгы булып калачак!

    Авыл бүген дә ярдәмгә мохтаҗ. Проблемаларны бергәләп күтәргәндә генә Авыл яшәячәк, үсәчәк. Онытмыйк, шушы яктан, шушы туфрактан, бер район, бер ил кешеләре без!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: