Туган Як
  • Рус Тат
  • Ышаныч акланырга тиеш!

    Агымдагы елның 15 февралендә Чүпрәле муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Анда РФ Эчке эшләр министрлыгына караган Чүпрәле районы буенча бүлекнең 2011 елдагы эшчәнлеге турында Илсур Басыровның доклады тыңланды. Шушы уңайдан фикер уртаклашуны максат итеп, бүлек начальнигы И.Басыровка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

    -Илсур Саматович, үткән елда Россиянең барлык хокук саклаучылары зур имтихан тотты. Икенче төрле әйткәндә, министрлыкның бөтен системасы реформа кичерде. Шул уңайдан берничә сүз әйтсәгез иде.

    -Әйе, ул реформа Эчке эшләр министрлыгы тарихында зур вакыйга буларак кабул ителде. Чөнки замана агышы үзе үк шуны таләп итте. Криминалның хәзер нинди генә төре юк? Ә хокук сагында торучылар алар белән кискен көрәшкә һәрвакыт әзер булырга тиеш. Шуңа күрә, беренче чиратта, системадагы хезмәткәрләрнең сугышчан әзерлегенә, теләсә нинди ситуациядә акыл белән эш итә белүенә ирешергә кирәк булды. Шушы максаттан барлык хезмәткәрләр үз квалификацияләре буенча аттестация үтте. Сер түгел, "иләк" аша узмаганнар белән хушлашырга да туры килде. Шуның өстенә 22 процентка кыскартылган коллективтан 18 хезмәткәр китте. Хәзерге вакытта бүлектә штат буенча аттестацияне уңышлы үткән 52 хезмәткәр эшли. Реформа масштаблы шартларда узуга да карамастан, эчке эшләр бүлеге алга куелган бурычларны үтәүгә иреште. Эшчәнлегебезнең нәтиҗәлелеге буенча узган елда безнең бүлек республикада җиденче урынга чыкты. Район территориясендә җәмәгать тәртибен саклау һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итү буенча зур күләмле эшләр башкардык.

    -Җинаятьчелекне кисәтү, гомумән аларны булдырмау максатыннан үткәрелгән профилактик чараларга да тукталыйк әле...

    -Башлап шуны әйтим, теләсә нинди төрдәге җинаятьне булдырмау өчен профилактика чараларының үтемле үткәрелүенә ирешергә кирәк. Шуны истә тотып, без һәрвакытта да халык массаларына ышанабыз, аларның ярдәменә таянабыз. Җинаятьчелеккә каршы күмәкләшеп, бергәләшеп көрәшкән очракта гына ниндидер нәтиҗәгә ирешеп була. Бүгенге хокук саклаучылар алдына нәкъ шундый бурычлар куела да инде.

    2011 ел дәвамында эчке эшләр бүлегенә райондашлардан төрле формадагы җинаятьчелек турында 1235 гариза, хәбәр һәм мәгълүматлар алынды. Шуларның 82 проценты 3 тәүлеккә кадәр вакыт эчендә каралды һәм чара күрелде. Башкалары буенча да тиешле нәтиҗә ясалды. Димәк, гражданнарның безгә ышанычы арта бара. Бу бик мөһим. Чөнки һәр кеше үзен, гаиләсен һәм якыннарын иминлектә һәм бернинди куркыныч янамаган ирекле җәмгыятьтә күрергә тели. Халыкка дөресен әйтергә кирәк. Безнең бүгенге тормышыбыз бөтен яктан да тыныч түгел әле. Илдә әледән-әле террорлык актлары кабатланып тора, шуның өстенә җылы яңгырдан соң баш күтәргән гөмбәләр сыман мошенниклар үзләрен сиздерә. Шулар янына гадәти җинаятьчелек тә өстәлеп тора. Әйтик, үткән ел район территориясендә 115 җинаять эше теркәлгән иде. Бу күрсәткеч алдагы ел белән чагыштырганда да 4,5 процентка артык.

    -Нинди төрдәге җинаятьләрнең артуы күзәтелде?

    -Авыр һәм үтә дә авыр җинаятьләрнең үсеше 14,7 процентны тәшкил итте. Бу күрсәткечнең үсүе бүлек хезмәткәрләренең вазифаи җинаятьләрне ачуда нәтиҗәле эшләүләре хисабына булды. Криминал һәм җәмәгать куркынычсызлыгы полициясе линиясе буенча да җинаять кылу очраклары 5,3 һәм 5,6 процентка артты. Җинаятьләрне тикшереп ачыклауда беркадәр уңышларыбыз бар, ягъни барлык җинаятьләрнең 81,2 проценты ачылды (2010 елда ул 78,6 процент иде). Соңгы елларда алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше белән көрәш проблемасы аеруча кискенләште. Оператив хәлгә анализ ясаганнан соң тискәре тенденцияләрнең тирәнәя баруы ачыкланды.

    Хәзерге вакытта яшертен цехларда әзерләнгән һәм район территориясенә кертелгән алкогольле ялган продукциянең бәясе законлы җитештерелгән спиртлы эчемлекнекеннән ике мәртәбәгә очсызрак. Бу юнәлештә без бик күп чаралар үткәрәбез, этил спиртының нинди каналлардан килүен ачыклыйбыз, китерүчеләрнең һәм сатучыларның эзенә төшәбез. Узган ел шундый җинаять өчен ике кешегә карата эш кузгатылды. Икесе дә район суды алдында җавап тотты. Моннан тыш, алкогольле һәм составында спирт булган продукцияләрнең законсыз әйләнеше сферасында административ хокук бозган өчен 31 кеше җавапка тартылды. Тикшерүләр вакытында районга ялган аракы китерүче 18 автотранспорт тоткарланды һәм алардан 175 литр спиртлы эчемлек алынды. Аларның барысы да административ тәртиптә закон буенча җавап бирде. Татарстан Республикасының ЗРТ-80 номерлы Законы таләпләрен бозган, ягъни кичке ун сәгатьтән иртәнге ун сәгатькә кадәр спиртлы эчемлекләр саткан өчен 20 сәүдә ноктасы сатучысы административ җаваплылыкка тартылды.

    2010 елда алкоголь продукциясе районның һәр кешесенә 12,2 литр туры килсә, үткән ел ул күрсәткеч 12,9 литрны тәшкил итте. Күргәнегезчә, спиртлы эчемлекләр куллану күләме арта бара. Шул исәптән, ялган аракының да әйләнештә шактый ук күләмдә булуы шик тудырмый. Димәк, полициянең участок вәкилләренә һәм тиешле службаларга әлеге юнәлештә тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә кирәк булачак. Гомумән, 2011 елда административ практика линиясе буенча 1966 хокук бозу очрагы ачыкланды, 1829 граждан җаваплылыкка тартылды. Алкогольгә каршы закон линиясе буенча-1086, исерек килеш вак хулиганлык кылган өчен-177 һәм кулланучылар базары буенча 94 гражданга беркетмә төзелде. Бөтен линияләр буенча административ җаваплылыкка тартылучыларның гомуми күләмен атасак бик зур сан килеп чыгар иде. Шуңа игътибар итегез, район территориясендә генә дә хокук бозуның 5287 очрагы теркәлде.

    Юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итүдә дә эшне нигездән яхшыртасы бар. Хәзер автоинспекция хезмәткәрләренең бөтен эшчәнлеге "2006-2012 елларда юл хәрәкәте иминлеген көчәйтү" дип аталган Федераль максатчан программа чараларын үзвакытында һәм сыйфатлы үтәүгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Районда юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга юнәлдерелгән комплекслы өстәмә чаралар күрелә. Шуңа да карамастан, юллардагы фаҗигаләрне киметүгә ирешә алмыйбыз. 2010 елда-17, ә 2011 елда 10 юл һәлакәте теркәлде. Юл һәлакәтләре 41,2 процентка кимесә дә, анда һәлак булучыларның саны 4 мәртәбә артты. Юл-транспорт һәлакәтләренең күп өлеше машина йөртүчеләрнең билгеләнгән тизлек режимын сакламаулары, хәрәкәт иткәндә юл һәм метеорологик шартларны исәпкә алып, иминлекне тәэмин итү тизлеген сайлый белмәүләре һәм узу кагыйдәләрен үтәмәүләре белән аңлатыла.

    -Безгә нинди җинаятьләрдән аеруча ныграк сакланырга киңәш итәсез?

    -Үз-үзеңне саклау беркайчан да артык булмас. Райондагы оператив хәлне тотрыксыз, дип әйтмәс идем. Корал куллануга бәйле җинаятьләр теркәлмәде. Шулай да оператив-тикшерү чараларын үткәрү вакытында утлы коралның законсыз әйләнеше сферасында 4 җинаять ачыкланды. Утлы коралларны материаль бүләкләү хисабына тапшыручылар саны арта бара. Сүз уңаенда шуны да әйтим, географик киңлек буенча чит өлкәләр белән ызандаш яшәсәк тә, безнең халык тыныч, эшчән һәм милләтара дуслык мөнәсәбәтендә яши, гөрләшеп гомер кичерә. Халыклар дуслыгы зур байлык бит ул. Хәзерге тормышта аны какшатырга һич тә ярамый. Бер-беребезгә ихтирамлы, игътибарлы булсак җинаять кылуга урын да калмас иде.

    Сүз уңаенда бүлектә эшләүче һәм хәзерге вакытта лаеклы ялда булучы ветеран хатын- кызларыбызны 8 Март бәйрәме белән ихлас котлыйм, шәхсән үзләренә һәм гаиләләренә нык сәламәтлек һәм имин тормыш телим.

    -Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: