Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яңа Кәкерле авылы мәдәният йортында «Өлкәннәр көне» үтте

Авылдашлар бәйрәмгә җыелышып килгәннәр иде.

Район үзәгендә генә түгел, авылларда да Өлкәннәр декадасы кысаларында күп төрле чаралар үтә.

Шул уңайдан Яңа Кәкерле авыл мәдәният йортында «Өлкәннәр көне» бәйрәме узды. Көн матур, кояшлы иде. Авылдашлар бәйрәмгә җыелышып килгәннәр.

Күрше — күлән, дус — иш, матур итеп, парлашып килүчеләр дә булган.

Авыл мәдәният йорты җитәкчесе Мәдинә Җамалетдинова өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләп, аларга сәламәтлек, балалар игелеге, озын гомерләр теләп, чараны ачып җибәрде.

— Өлкәннәребезгә киләчәктә дә исәнлек-саулык, бәхетле картлык телим. Гел шулай актив булып калыгыз. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә яшәргә язсын иде. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле өлкәннәребез,- дип изге теләкләрен җиткерде авыл халкына ул.

Аннан соң бәйрәм «Мәүлет» ясины белән дәвам итте.

Бәйрәм бик күңелле үтте. Чыгышлар җыр-биюләр белән үрелеп барды, мөнәҗәтләр дә әйттеләр. Аннан соң кичә мул итеп әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам итте. 

Өлкәннәрнең бик күңелләре булып, рәхмәтләр әйтеп, сөенеп, шатланып саубуллаштылар. Менә шулай бердәм, тату, дус яшәгәндә һәм эшләгәндә генә, һәр бәйрәм матур һәм күңелле уза. Өлкәннәребезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, бәхетле, матур картлык, балалар һәм оныклар игелеге телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев