Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Якташыбызның батырлыгы беркайчан да онытылмаячак...”

2023 елның 25 январенда Хорновар-Шигали авылында махсус операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Иван Немасев белән хушлаштылар.

Саубуллашу тантанасында хәрбинең әти-әнисе, туганнары, якыннары, дуслары, җитәкчеләр, авыл һәм район халкы катнашты.

Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов Иван Юрьевичның Ватаныбызның һәм халкыбызның иминлеге өчен гомерен корбан итүен билгеләп үтте. "Якташыбызның батырлыгы беркайчан да онытылмаячак», - диде ул.

Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов якташыбызның якыннарының кайгысын уртаклашып, Татарстан егетләренең махсус операция зонасында хәрби бурычларын намус белән башкаруларын әйтте. "Геройларыбызның якты истәлеге һәрвакыт безнең йөрәкләрдә яшәячәк. Мәңгелек хәтер!",- диде Хәйретдинов.

Иван Немасев Хорновар-Шигали авылында туып-үскән. Ишле гаиләдә ул–бишенче бала. Мәктәптән соң, белем алуын район тармак технологияләре техникумында дәвам итә. Техникумны 2017 елда тәмамлый. Биредә үзен актив студент итеп таныта. Техникумның иҗтимагый тормышында катнаша, җәйлеген хуҗалыкларда урып-җыю эшләрендә катнаша.

2018 елның ноябреннән 2019 елның ноябренә кадәр Россия Кораллы көчләр сафларына алына. Аннан соңгы хезмәтен дә Ватанны саклауга бпгышлый.

Яңа ел алдыннан гына ул туган авылына кыска вакытлы ялга кайтып китә. Авылдашлары, туганнары белән күрешеп, хәл-әхвәлләр белешә, өйдәгеләргә ярдәм итеп калдыра.

Саубуллашу матәмендә сүз алучылар: «Безнең хәтердә Иван һәрвакыт игелекле һәм ярдәмчел, намуслы, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган дус, иптәш, ул булып  калачак», - диделәр.

Иван Немасев хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң “Батырлык ордены” белән бүләкләнгән. Россия Президенты Владимир Путин тиешле Указга кул куйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев