Туган Як
  • Рус Тат
  • Хәрби хезмәттә буласы егет су төбендә...

    Соңгы вакытларда көннәрнең артык эссе, кызу торуы барча кешене сулыклар янына чакыра. Без су-тормыш чыганагы, аннан башка яшәү мөмкин түгел дибез. Әмма һәр очракта да бу шулаймы соң?

    Алешкин-Саплык авылында 13 июньдә килеп чыккан фаҗига районның һәр кешесен сискәнергә мәҗбүр итте. Ике кеше-Александр Яковлев (1965 елда туган) һәм Валерий Горбунов (1994 елда туган) авыл уртасындагы плотинада батып үлде.

    Ул көнне берни дә булачак фаҗигане искәртми. Авыл тормышы көндәгечә дәвам итә. Һәркем үз эше белән мәшгуль. Кичке якка авылның күп кенә ир-атлары, яшьләре плотина янына җыйнала. Ир-атлар бергә җыйналды исә, ул һәрвакыттагыча хәмер эчү белән тәмамлана. Биредә дә ул көнне бәйрәм оештырыла. Тиз арада Валерий Горбуновның иртәгесе көнне алынырга тиешле повесткасын "юалар". Участок полиция уполномоченные Айрат Җәлаловның кисәтүеннән соң "бәйрәмдәгеләр" өйләренә таралышалар, әмма озакка түгел, янәдән бирегә әйләнеп киләләр. Александр Яковлев һәм Валерий Горбунов плотинаны кайсы тизрәк иңләп, йөзеп чыгу турында бәхәсләшә башлыйлар. Өченчеләре ярның икенче ягына чыгып бәхәстә кем җиңүчене ачыкларга тиеш була. әмма ул бу як ярга чыгып җиткәнче Александр белән Валерий яр буенда да, суда да инде күренмиләр.

    Әлеге фаҗига уңаеннан без Алешкин-Саплык авылына юл алып, иң беренче итеп авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьевка мөрәҗәгать иттек. "Фаҗига турында без иртән ишеттек, иртәнге сәгать бишләрдә мәрхүмнәрнең гаиләләре аларны эзли чыкканнар иде, тиз арада район гадәттән тыш хәлләр идарәсенә, район эчке эшләр бүлегенә хәбәр иттек, Буа шәһәреннән һәм райондагы коткаручыларны, водолазларны чакырттык. Бары тик 15.00 сәгатьләр тирәсендә генә беренче булып Александр Яковлевны су төбеннән табып алдылар, ә Валерий Горбуновны исә, гомумән, икенче көнне генә табылды. Теге як ярга йөзеп чыгарга нибары 20 метрлап ара калган булган үзләренә",- диде ул. Авыл эчендәге әлеге плотинаның тирәнлеге-11, киңлеге 100 метрлар тирәсе. Һәм биредә плотинада коенырга ярамавы турында кисәтүләр дә куелган. Петр Артемьев мәрхүмнәрнең икесен дә уңай яктан гына бәяләп, тырышлар, эшчәннәр һәм ярдәмчел булуларын да әйтте.

    Александр Яковлев гаиләсендә өч бала тәрбияләнә. Кызлары Галина үз тормышын корган, уллары Петр армия хезмәтеннән кайткан, Евгений исә быел 11 сыйныфны тәмамлаган. "10 июль көнне безнең бергә тормыш коруыбызга 25 ел тула иде, көмеш туебызны билгеләп үтәргә җыена идек,-ди күз яшьләрен түгеп Валентина Германовна. -Чын ир-ат, тормыш тоткасы иде ул, балаларга да дөрес тәрбия бирә белде. Һәркемгә ярдәмгә ашыга, бик әйбәт кеше иде. Беркайчан кеше белән низаглашмады. Тик менә соңгы вакытларда эчә башлады, шуңа үзе дә бик борчыла иде. Без бар нәрсәне дә уртага салып сөйләшә идек. Эчүен ташлый алмавына бик көенүен берничә тапкырлар әйтте. Авылдагы кибетләрдә "баш төзәтергә" теләүчеләргә бурычка аракы сатуларын да әйтәсем килә. Бурычка ипи яисә он сорап барсаң, биреп җибәрмәскә дә мөмкиннәр, ә менә акчасыз көе аракы сорап баручыларга берсүзсез тоттырып җибәрәләр".

    Мәрхүмнең икенчесе-Валерий Горбуновны да авыл халкы уңай яктан гына бәяли. "Ул бик тыныч бала иде, иптәшләре дә күп булды. Район үзәгендәге 90 номерлы һөнәри училищеда тракторчы-шофер һөнәрен үзләштерде. Абыйсы кебек, үзе теләп армиягә китәргә ашкынды. Спортны үз итте. 14 июньдә хәрби комиссариатка повестка алырга барырга, 25 июньдә исә армиягә китәргә тиеш иде. Бу көнне ул зур түземсезлек белән көтте. Фаҗига буласы көнне дә кичен ул әбисенә ярдәмгә киткән иде. Гөнаһ шомлыгына каршы, юллары аны су буена тартып китергән. Без аны тере килеш бүтән күрмәдек",-диләр ирле-хатынлы Ирина һәм Николай Горбуновлар.

    Әйтүләренчә, ул көнне су буенда халык бик күп булган. Әмма беркем дә мәрхүмнәрнең суда йөзеп ярышу уеннан кире кайтарырга тырышмаган. Киресенчә, катнашмауны, фаҗига буласы урыннан тизрәк китүне хуп күргән. Димәк, биредә кешеләрнең ваемсызлыгы да зур роль уйнаган дип әйтергә тулы җирлек бар.

    Ни генә булмасын, бүген хәрби хезмәткә чакырылып, аннан кайтып шатланып, шау-гөр килеп яшәргә тиешле егет; бабай булып түрдә хөрмәтләнеп утырырга, ике улына киңәш-табыш бирергә тиешле ир-ат инде кабердә ята. Кем гаепле? Статистика күрсәткәнчә, 2011 елдан кала, һәр елны диярлек бер, я булмаса ике кешесен су төбеннән ала Чүпрәле-сулыклары булмаган район(!).

    Әлеге хәлне анализлап эчке эшләр бүлеге начальнигы Илсур Басыйров, халыкның ял итү буенча түбән культуралы икәнлеген бәян итә.

    Ял итә белмибез, үз-үзебез, кисәтүләр белән исәпләшмибез. Өзелгән гомерне дә тергезеп булмый. Ата-аналарга, гомумән, җәмгыятьнең уйларга сәләтле катлавына мөрәҗәгать итеп, бер-беребезнең кадерен белик, диясе килә. Күрә торып та, кешене кисәтмәү, бер сүз әйтмәү-җинаятьчелеккә тиңдер ул. Бәлки кемнеңдер гомерен саклап калырга безнең бер сүзебез, игътибарыбыз җитәдер. Әмма, "миңа тими-минеке авыртмый", дип яшәргә күнегеп беттек шул. Кайгы килгәндә кайгырышкан булабыз, кушылып елыйбыз. Тик соң бит инде!

    P.S. Шушы көннәрдә генә гадәттән тыш хәлне анализлаган авыл җирлекләре башлыклары катнашындагы утырыш булып үтте. Кеше гомерен саклап калу өчен плотина, буаларда суның күләмен азайтырга тәкъдим итте җитәкчелек. Шулай ук сулыклар тирәсендә кизү тору турында да килешенде. Бәлкем, үз чиратында, күрелгән чаралар максатка ярашлы булыр. Шулай дип өметләник.

    Тик, ни генә булмасын, беренче чиратта, бер-беребезгә игътибарлы булып яшәү кирәктер!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: