Туган Як
  • Рус Тат
  • Һәр яз үзенчә сыный

    Быел язгы кыр эшләре җитди булырга охшаган. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгән бурычлардан чыгып, аларны бер атна дәвамында төгәлләү максат итеп куела.

    "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының үзәк утары булган Зур Аксу авылында үткән семинар-киңәшмәдә дә шушы хакта сөйләштеләр. Быел район буенча 30 мең гектарга якын мәйданда чәчү эшләрен үткәрәсе була. Хәзер машина-трактор паркларында кызу эш кайный. Чөнки техника әзерләү өчен вакыт аз калды. Семинарда район җитәкчелеге 1 апрельгә кадәр бар техниканы да төзекләндереп бетерүне бурыч итеп куйды. Дөрес, ремонт таләп ителгән 209 тракторның күпчелек өлеше бүгеннән кырга чыгарга әзер. "Цильна" һәм "Низамов А.А." хуҗалыклары механизаторларының тырыш хезмәте аеруча мактауга лаек. Шул ук вакытта "Шәйморза" һәм "Чүпрәле-Азык" җәмгыятьләрендә эш темпын шактый арттырасы бар. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Шадриков: "Март аена кердек, ә апрельнең нинди булачагы билгесез. Синоптиклар фаразына караганда, кышның кинәт кенә җәйгә күчү мөмкинлеге дә күзәтелә. Шуңа күрә быелгы язгы кыр эшләре аеруча оперативлык таләп итә",-диде. Басулардагы кар катламы да 20 сантиметрдан аз гына артык. Димәк, һаваның кискен җылынып китүе белән үк басулар кардан арыначак. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдергәнчә, Россия соңгы елларда беренче тапкыр чәчү кампаниясенә ашлык запасын бетереп керә икән. "Ашлыкка эчке ихтыяҗны канәгатьләндерү һәм экспорт потенциалын үстерү өчен Россиядә 95 миллион тонна тирәсе бөртекле культура уңышы җыеп алу бурычы куела. Шул ук вакытта республика өлеше 4 млн. 900 мең тонна күләмендә билгеләнә. Бу бурыч гади түгел-ул иң уңышлы һәм һава шартлары яхшы булган җәй күрсәткече",-ди ул.

    Яңа уңышның тоннасы 7,5-8 мең сум булыр, дип көтелә. Чүпрәле игенчеләре дә быел бөртеклеләрнең тулаем уңышын 100 мең тоннадан артык җыеп алырга тиеш булалар.

    Әлбәттә, туфракны үзвакытында һәм сыйфатлы эшкәртү белән берлектә, тиешле күләмдә минераль ашламалар кертү дә игътибарга лаек. Хәзерге вакытта район аграрчылары 3163 тонна ашлама кайтардылар. Бу һәр гектарга 25,6 килограмм дигән сүз. Аны кайтару дәвам итә. Моның өчен районга 20 миллион сумга якын акча бирелгән. Бу уңайдан Марат Готовичның сүзләрен искә төшәрәсе килә: "Кайберәүләр республика җитәкчелеге ярдәменә генә өметләнә. Әмма быел товар җитештерүчеләр үз акчаларына, яки җәлеп ителгән акчага алынган шулкадәр үк минераль ашлама кулланырга тиеш дигән шарт куелды, юкса бюджеттан бүлеп бирелгән акчаны кайтарырга туры киләчәк. Мартта 5 миллиард сум кредит ресурсы җәлеп итү бурыч булып тора, безнең уңыш күләме шуннан гыйбарәт". "Менделеевск заводыннан ашлама кайтару төгәл график нигезендә башкарылырга тиеш. Банклардагы исәп-хисап счетларыгыз (картотека) чиста булсын",-дип тә кисәтте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов.

    Семинарда, шулай ук, авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагындагы мәсьәләләр дә каралды. Идарәнең терлекчелек буенча белгече Айваз Абязов һәм маллар табибы Самат Мәүлетов бу хакта информация ясадылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: