Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Городищеда көзге кыр эшләре көйле бара

    "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасына караган Городище филиалының уңган хезмәтчәннәре көзге кыр эшләрен уңышлы дәвам иттерәләр.

    Бөртеклеләрне урып- җыю төгәлләнү алдында. Саламнан арынган басуларның туфрагы шунда ук эшкәртелә. Бүгенге көнгә 1222 гектар мәйданда яхшы сыйфат белән сөрү үткәрелде.

    -Хәзер сукалап калдырган җирләр киләсе ел уңышы өчен ныклы нигез булып тора. Агротехника таләпләрен үтәмичә зур күрсәткечләргә өмет итеп булмый,- ди филиал җитәкчесе Рафаил Алимов. Биредә көзге чәчү эшләре дә кызу темпта бара. Николай Михайлов җитәкләгән агрегат көнлек норманы һәрчак арттырып үти. Чәчүчеләр Сергей Квасов, Николай Игнашев һәм Николай Мартынов кебек уңганнарның уртак тырышлыгы белән 700 гектарга якын кышкы бодай орлыклары җир куенына салынды. -Яз җиткәч малларга ашату өчен 50 гектар арыш та чәчеп куйдык. Ул яшел конвейер функциясен үтиячәк. Кышлату өчен дә азык җитәрлек булыр дип уйлыйм. Һәр баш терлеккә уртача 22 центнер азык берәмлеге тупладык. Силос өчен үстерелгән кукурузларыбыз да ярыйсы күренә,- ди Рафаил Фәйзуллович. Рәсемдә: чәчүчеләр янында. Автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: