Туган Як
  • Рус Тат
  • Газета-журналларга язылуның ташламалы чоры 20 октябрьгә кадәр озайтылды

    Льготалы декада чорында арзан бәядән генә дә язылып була – 626 сум 52 тиенгә, мәсәлән.

     

    Бер атнасы инде аның кичсә дә, нәтиҗәләр генә әлләни куандырмый.  Подпискадан подпискага район гәзитен алдыручылар саны акрынлап кына азая. “Чирен яшергән – үлгән”, ди халык. Без исә “чиребезне” бервакытта да сездән яшермәдек, яшермибез. Менә бу юлысы да район гәзитен яшәтү өчен ни эшләргә кирәклеген сезнең белән уртага салып сөйләшергә булдык.

    Иң беренче, бәясен азайтырга кирәк, диясез инде сез. Килешәбез. Әмма, бездән тора торган эш булса икән ул?! Без информацияне җыеп, сезгә җиткерүчеләр генә шул – бәяләрне гәзитебезне сезгә китереп тапшыручылар куя. Кәгазь, буяу, бензин хаклары да һаман югарыга үрмәләгәнлектән азга гына булса да арта инде газетага язылу хакы. Бу юлысы исә, арткан сумманың әлләни зур булмаячагына ирештек. Беренче яртыеллык өчен язылу хакы 692 сум иде, хәтерләсәгез, икенче яртыеллыкка да бәяләр шул ук дәрәҗәдә калды, диярлек, нибары 19 сумга гына күтәрелде. Аның каравы, күзәтеп барсагыз, льготалы декада чорында арзан бәядән генә дә язылып була – 626 сум 52 тиенгә, мәсәлән.

    Бер генә данә булса да газетаны барыбыз да алдыра. Шушы өегезгә килә торган бер данә гәзит тә “Туган як” булса – отарсыз гына! Чөнки районның бөтен яңалыгы бездә. Һәрбер йортта без, редакция хезмәткәрләрен дә, таныйлар. Шушы яктан, бер туфрактан бит инде без! Аннан соң, “Туган як” – районны таныта торган матбугат басмасы, замана яшьләре телендә әйткәндә “районның бренды”. 2021 елда аңа 90 «яшь тула». Тарих битләренә күз салсак, 1930 елда район оешып, 8 ай үткәннән соң аның үз гәзите кирәк булганы ачыклана. Нибары 8 ай яши алган район үз матбугат басмасын булдырмыйча. Ә без сезсез бер көн дә яши алмаячакбыз. Шуны аңлагыз да, язылыгыз әле газетабызга. Районныкы бит инде ул – димәк, сезнеке!

    Резидә Җамалтдинова  филиал җитәкчесе,  «Туган як», «Таван ен»  газеталары баш мөхәррире.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: