Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Физкультурачылар көнендә Чүпрәледә спорт мәйданчыклары ачылды

Иске Чокалы һәм Городище авылы яшьләре күңелендә бу көн якты истәлек булып сакланыр.

 

Физкультурачылар көненә багышланган тантанадан соң район башлыгы Марат Гафаров әлеге авыл җирлекләрендә сафка баскан универсаль спорт мәйданчыкларын ачуда катнашты.

 

Әйтергә кирәк, тантанага балалар һәм яшүсмерләрдән тыш, аларның әти – әниләре, әби – бабалары да килгән иде. Вакыйганың шатлыклы булуы күз алдында, аларның һәркайсы үз баласының, оныгының сәламәт үсүен тели. Ә мондый спорт мәйданчыкларының сәламәт яшәү рәвешенә уңай йогынты ясауларына өмет бик зурдан. Бүгенге көндә район авылларында 22 спорт мәйданчыгы бар. Бу - малай-кызларга спортны үз итү һәм моның белән сәламәт булу, күңел күтәренкелеге алуга ишарә. Һәр тармакка, шул исәптән спортка игътибарның артуы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның уйланылган сәясәте, актив эшчәнлеге белән бәйле. 2013 елда республиканың муниципаль берәмлекләрендә универсаль спорт корылмалары төзү турында Президент программасы барлыкка килгәч, киң масштаблы эш башланган иде. Шул вакыттан соң республикада 887 мәйданчык файдалануга тапшырылды. Яңа спорт корылмалары төзү, массакүләм спортны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – республика һәм шул исәптән районның нәтиҗәле үсеше нигезе дә әле ул. Сүз уңаенда әлеге мәйданчыкларның куллану вакытын озайту максатыннан аларга сакчыл караш булуын да телисе килә. Миллион сумнар хисабына төзелгән корылмаларны һәм урнаштырылган жиһазларны сакларга кирәк. Монда мини – футбол, волейбол, баскетбол уйнау һәм күнегүләр үткәрү өчен заманча бик җайлы тренажерлар куелган. Район башлыгы Марат Гафаров авыл яшьләрен һәм аларның әти – әниләрен күптән көтелгән спорт мәйданчыклары ачылу уңаеннан җылы тәбрикләү сүзләрен ирештерде. Авыл җирлекләре башлыклары Рәмис Низаметдинов һәм Сергей Салифанов әлеге бүләк өчен район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт әйттеләр.

ФОТОЛАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев