Эшлисе килгәннәргә эш бар
Авылларда эш урыннары юк дисәләр дә, бүгенге вәзгыять киресен күрсәтә
Эшкә урнашу, урнаштыру мәсьәләләре буенча райондагы эш һәм мәшгульлек үзәге директоры Әнис Камалов белән әңгәмә кордык.
— Әнис Асрарович, үзәктә теркәлгән эшсезләр бармы? Һәм бу сан узган еллар белән чагыштырганда артамы-кимиме?
— Бүгенгесе көндә үзәктә теркәлгән эшсезләр саны 23 кешене тәшкил итә. Әмма(!) шул ук вакытта эш бирчүләр тарафыннан тәкъдим ителгән 45 эш урыны да бар. Эшсез буларак теркәлгәннәрнең 10 сы—ир-атлар, 13се—хатын-кызлар. Аларның берсенең яше—30га кадәр, 14 сенең яше 30-55 аралыгында. 55 яшьтән олыраклар—сигезәү. Икесе югары белемле, 11се урта һөнәри һәм 10сы-урта белемле. 2023 елда теркәлгән эшсезлекнең иң югары ноктасы март аена туры килде һәм 45 кешегә кадәр җитте.
—Эшсезләр санын киметү өчен нинди чаралар күрелә?
— Ел дәвамында хезмәт базарында киеренкелекне һәм эшсезлек дәрәҗәсен киметүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрү планлаштырылды
Вакансияләр ярминкәсе, мәсәлән. Ул быел өч тапкыр узачак, шуның берсе 12 апрельдә Бөтенроссия күләмендә уза.
Моннан тыш, эшсезләрне төрле программалар кысаларында хезмәтле итү, сезонлы эшләргә урнаштыру карала. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә язгы-җәйге-көзге чорда эшче куллар җитешми — шуны күздә тотабыз.
—Эшсезләрне хезмәтле итү өчен махсус федераль программалар да каралган. Безнең районда алар эшлиме?
—Башлап ул программаларның берничә юнәлешле икәнлеген әйтеп китим. Оешма банкротка чыкканда эшсез калган кешеләргә ярдәм итү; халыкның керемен арттыру; икенче һөнәр үзләштерергә ярдәм итү һ. б. шундый максатларны үз эченә ала ул программалар.
Шулай ук үз эшләрен булдырырга теләүчеләр өчен дә махсус программалар бар. Мисал өчен, шәхси эшмәкәрнең фермер булып китү мөмкинлеге бар.
Социаль яклауга мохтаҗ булган гражданнарның аерым төркемнәре (физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, балигъ булмаган балалар тәрбияләүче ялгыз һәм күп балалы аналар, төрмәдән чыгучылар) өчен, алар үз эшләрен ачарга теләгән очракта, аерым компенсацияләр түләү каралган.
Гражданнарның билгеле бер категорияләре өчен «Демография» милли проекты буенча түләүсез укыту программасы да гамәлдә. Аның инде быел соңгы елы, шуңа да төрле һөнәр үзләштерергә теләгәннәр игьтиьарлы булсын иде. Программаны сайлап, аңа шәхси кабинет аша «Россиядә эш» порталында язылырга мөмкин. Әлеге программадан эшкә урнаштырылган гражданнарның 50 яшьтән узганнары, декретта утыручы хатын-кызлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары һ.б файдалана ала.
—Физик мөмкинлеге чикле булган кеше эшкә урнашырга теләсә? Андыйларга ярдәм караламы?
—Социаль фондтан алынган мәгълүматлар буенча районда эшкә яраклы яшьтәге 588 физик мөмкинлеге чикле кеше бар. Шуларның 414е эшләми. Бүгенгесе көнгә 66 шундый кешене эш белән тәэмин итәргә тиешбез.
—Эш урыннары бар дидегез. Районга нинди һөнәр ияләре кирәк?
—Механизаторлар, шоферлар, мәдәният, почта хезмәткәрләре, агрономнар һәм башка төрле белгечләр дә таләп ителә.
Эш һәм мәшгульлек үзәгенең эшчәнлеге, гамәлдәге һәм көтелгән программалар, ярдәм чаралары турында барлык мәгълүмат, законнардагы үзгәрешләр үзәкнең рәсми сайтында бар. Шулай ук социаль челтәрләрдәге — «ВКонтакте», «Телеграм» төркемебездә дә урнаштырып барабыз.
Адресыбыз да һәркемгә мәгълүм — үзәк районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында урнашкан. Эшләргә теләгән кеше килсен! Һәркемнең күңеленә ятышлы берәр эш табуда булышырга әзербез. Телефоннарыбыз: 2-24-51, 2-25-87.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев