Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Экологлар Чүпрәледә рейд ясый

    Санитар чистарту буенча икеайлык старт алды. Әйләнә- тирә мохитны чүп- чардан арындыруга һәм табигатебезне сафландыруга һәркем үзеннән өлеш кертергә тиеш.

    Табигать - безнең уртак йортыбыз. Аны яратырга һәм аңа карата илтифатлы булырга кече яшьтән үк гаиләдә, балалар бакчасында һәм мәктәп сыйныфларында өйрәтәләр. Әйе, табигатьне кечкенәдән үк үз иткән, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Әхлаклы, намуслы, миһербанлы, мәрхәмәтле һәм чын кеше булу өчен дә табигатьнең хозурлыгын күреп, аның тын авазын ишетә белергә дә кирәктер. Ни кызганыч, күп очракта моның бөтенләй тискәре ягын очратырга туры килә. Рөхсәт ителмәгән урыннарга чүп- чар ташлау, урам уртасына төзелеш калдыклары чыгару, елга- ерынты буйларында санкцияләнмәгән чүплекләр ясауны кайберәүләр бернигә дә санамый. Мондый кешеләрдән: "Кайда сезнең намусыгыз?",- дип сорарга гына кала. Әлбәттә, яшәгән җиребез һәрвакытта да чиста һәм күңелгә хуш килә торган булырга тиеш. Экологияне саклау, районның административ комиссиясе һәм башка шундый органнар авыл җирлекләрендә чисталык , төзеклелек һәм яшелләндерүне тәэмин итү буенча бик җитди чаралар күрә. Санитар чистарту икеайлыгы башлангач та моңа карата таләпләр катгыйлыгы икеләтә артты. Бер генә чүп- чар да алар күзеннән читтә калмый. Әле шушы көннәрдә генә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Иделаръягы территориаль идарәсе вәкилләре Рамил Садыков, Ленар Курамшин һәм Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты каршында эшләп килүче административ комиссиясенең җаваплы секретаре Ильяс Нәсыйбуллин катнашында үткәрелгән рейд вакытында, Матак авылы җирлегендә яшәүчеләрнең Россия Федерациясе кануннарын санга сукмаулары ачыкланды. Авылны урталай бүлеп агучы "Инеш" елгасыннан сигез метр ераклыкта гына ягулык салу станциясе урнашкан. Аны әллә ничә дистә ел элек колхоз төзеткән. Ә хәзерге вакытта аннан "Ак Барс Чүпрәле" җәмгыятенең Матак филиалы файдалана. Экология белгече Рамил Садыковның әйтүенә караганда, мондый очрак РФ Су кодексының 65 маддәсендә бәян ителгән кагыйдәләргә каршы килә икән. Ягулык салу станциясенең елга суын пычратуына шик юк. Әлеге елга яры өстендә чүп- чар һәм мал- туардан чыккан тирес тә ташлаганнар. Рейд вакытында 1 нче май урамындагы чисталыкның торышы да тикшерелде. Әлбәттә, 41 һәм 46 нчы номерлы йортлардан чыгарылган төзелеш калдыклары экологларны битараф калдырмады. Йорт хуҗалары Виталий Решетов һәм Владимир Дрожжановскийны чакыртып катгый әңгәмә кордылар һәм бөркетмә төзеделәр. -Урам уртасына өеп куелган утын, кирпеч, ком һәм башка төзелеш калдыклары авылның ямен генә түгел, кешеләргә дә, автотранспортка да кыенлыклар тудыра,- ди Рамил Тауфикович.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: