Эшли белсәң, отышлы

Терлекләрне кышлату мәсьәләләренә багышланган семинарның чираттагысы 15 декабрь көнне "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Шланга һәм Матак филиалларында үтте. Семинарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, җәмгыятьләр, агрофирма филиаллары җитәкчеләре, белгечләре катнашты.
Семинарда катнашучылар башлап Шланга филиалының товарлыклы-сөтчелек фермасында булдылар. Семинар эшен Шланга филиалында башлауның төп максаты-биредә савым сыерларның санитария шартларына һәм нормаларына туры китерелеп асралуны башкаларга да үрнәк буларак күрсәтү иде. Әйтергә кирәк, биредә сыер савучылар өчен дә, маллар өчен дә барлык уңай шартлар да тудырылган. Савым сыерлар, араннар чиста, каралган. Малларның асларына тиешле күләмдә салам түшәлгән. Шулай ук, ферма биналары янындагы кардаларга кыш буена җитәрлек күләмдә салам кайтарылып куелган. Димәк, кышның салкыннарында һәм бураннарында салам эзләп кырга чыгасы түгел, малларның аслыклары да һәрвакыт чиста торачак. Малларның астында тиешле күләмдә салам түшәлгән булуы-ул гигиена таләпләренә дә җавап бирү дигән сүз. Бу иң беренче чиратта, сыерлардагы мастит авыруын профилактикалауда. Аннан соң мастит авыруының сөт җитештерү күләмен 25-30 процентка киметүен дә истән чыгармаска кирәк. Фермаларда гигиена таләпләрен үтәү исә сөтнең күләмен генә түгел, аның сыйфатын да арттыра. Бүгенге көндә Шланга филиалында тәүлегенә бер сыерга уртача 19 кг. сөт җитештерү моның ачык мисалы булып тора. Биредә, әлбәттә, филиал җитәкчесенең эшне дөрес оештыруы да зур роль уйный.
Семинарның икенче өлеше Матак филиалында дәвам итте. Биредә семинарда катнашучылар игътибарына малларны бәйләмичә асрау алымы тәкъдим ителде. Соңгы елларда республиканың Балтач, Арча кебек күп кенә районнарында малларны әлеге алым нигезендә асрый башлаганнар. Аның өстенлеге шунда, маллар табигый шартларга яраклаштырылып асрала. Биредә араннар чиста, малларның аслыкларына калын итеп салам түшәлгән. Араннарның ишекләре ачык килеш тора, кардаларда печән, сенаж кебек азыклар салу өчен утлыклар ясалган, эчү өчен һәрдаим җылы су килеп тора. Биредә 120 баш тана асрала, аларга ике кеше хезмәт күрсәтә. Ике айга бер тапкыр бульдозер белән араннар чистартылып, аслыклары яңартылып тора. Малларның өсләре чиста. Мунчәли филиалында да әлеге алым нигезендә эшлиләр. Белгечләр фикеренчә, аз чыгым тотылучы, икътисадый яктан отышлы алым. Аннан соң семинарда катнашучылар игътибарына иске абзарларның берсен төзекләндереп һәм үзгәртеп ясалган ат абзары тәкъдим ителде. Биредә, шулай ук, атларны асрау өчен барлык шартлар да тудырылган. Башка җәмгыятьләр белгечләренә һәм җитәкчеләренә үрнәк итеп алырлык әйберләр күп.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Рөстәм Миңнеханов медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.12800
-
22 гыйнвар 2021 - 19:57Борындык станциясендә яшәүче Николай Озеровның 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар Бүген Чүпрәле районының Борындык станциясендә яшәүче Николай Николаевич Озеров юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.28200
-
22 гыйнвар 2021 - 15:36Мидхәт Хуҗиев Иске Задур авылында колхозчылар гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә «Тыйнак кына үтәбез гомер юлларын»25900
-
22 гыйнвар 2021 - 15:31Чүпрәледән Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы Әниләрнең ерак яшьлеген, безгә балачагыбызны хәтерләтүче шөгыль иясе ул Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы90100
-
22 гыйнвар 2021 - 15:28Январь аеның узган 20 көнендә Чүпрәледә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан Басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.4900
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2160тан артык чүпрәлеле Covid-19дан вакцина ясаткан Коронавируска каршы вакцина һәм антитәнчекләр турында нәрсәләр белергә тиешбез?28000
-
22 гыйнвар 2021 - 15:19Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан Комиссия тикшерде27600
-
22 гыйнвар 2021 - 15:17Халык белән очрашуларда «Халык җыены»нда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары турында иркенләп сөйләшә. Районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын юллый27700
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.91900
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.11500
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.39200
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.84800
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.58000
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
26 гыйнвар 2021 - 21:27Чүпрәле районындагы ТХА вәкиллегендә нәтиҗәләр ясалды, яңа җитәкче сайландыЧүпрәле районында 16 милләт вәкиле яши. Аларның күпчелеген татарлар һәм чувашлар тәшкил итә.6400
-
26 гыйнвар 2021 - 15:09Чүпрәле районы кооператорлары 2020 ел эшчәнлегенә йомгак ясадыларУтырыш барышында идарә Советының 2020 елга хисабы һәм агымдагы елга бурычлар тыңланды, шулай ук кооперация составына яңа пайчыларны кабул итү һәм төрле мәсьәләләр каралды.3700
-
24 гыйнвар 2021 - 14:14Чүпрәле районында яшәүче сугыш ветераны 19 яшендә инвалид калган Гыйльман Ибраһимов-Чүпрәле районының Мунчәли авылында туган һәм үскән, авылның мөхтәрәм кешесе, сугыш һәм хезмәт ветераны.19900
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Рөстәм Миңнеханов медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.12800
-
26 гыйнвар 2021 - 21:27Чүпрәле районындагы ТХА вәкиллегендә нәтиҗәләр ясалды, яңа җитәкче сайланды Чүпрәле районында 16 милләт вәкиле яши. Аларның күпчелеген татарлар һәм чувашлар тәшкил итә.6400
-
26 гыйнвар 2021 - 15:09Чүпрәле районы кооператорлары 2020 ел эшчәнлегенә йомгак ясадылар Утырыш барышында идарә Советының 2020 елга хисабы һәм агымдагы елга бурычлар тыңланды, шулай ук кооперация составына яңа пайчыларны кабул итү һәм төрле мәсьәләләр каралды.3700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика