Чүпрәлеләр «Изге Болгар җыены» чарасында катнашты
Чарада барлыгы 20 мең кеше катнашты
2024 елның 19 маенда Татарстанның Спас районы Болгар шәһәрендә «Бөек Болгар» музей-тыюлыгы территориясендә 922 елда Идел буе Болгариясе тарафыннан рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» чарасы узды.
Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев, җәмәгать һәм дин әһелләре катнашты. Бәйрәмгә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл килде.
Чарада шулай ук Россиянең барлык почмакларыннан, шул исәптән Татарстан районнарыннан, шулай ук Чүпрәле районыннан мөселманнар да катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев