Чүпрәлеләр ил белән бергә кайгыра
ТР Чүпрәле районының барлык учреждениеләрендә матәм көне уңаеннан дәүләт аләмнәре төшерелде.
24 мартта Россиядә «Крокус Сити Холл» да һәлак булганнар өчен матәм көне игълан ителде. ТР Чүпрәле районы халкы да бөтен ил белән бергә кайгыра.
Бүген район үзәгендә стихияле мемориал урнаштырдылар. Чүпрәлеләр, волонтерлар, оешма вәкилләре шәмнәр кабыздылар, йомшак уенчыклар алып килделәр, чәчәкләр салдылар.
ТР Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов:.
— Ил белән бергә кайгырабыз. Вафат булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, — диде.
ТР Чүпрәле районының барлык учреждениеләрендә матәм көне уңаеннан дәүләт аләмнәре төшерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев