Чүпрәлеләр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен «Чүпрәле» паркында билгеләп үтте
Чара гаилә кыйммәтләренең, мәхәббәтнең һәм үзара хөрмәтнең никадәрле мөһим булуын тагын бер кат искә төшерде.
Көн дәвамында матур җырлар яңгырады, шигырьләр сөйләнелде һәм хөрмәтле гаиләләргә җылылык һәм рәхмәт тулы котлаулар укылды.
Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Марат Гафаров котлады, ул бу бәйрәмнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм барлык гаиләләргә мәхәббәт, хөрмәт һәм бәхет теләде.
48 ел бергә яшәгән Хәлиловлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды. Шулай ук, озак еллар бергә яшәгән һәм бер өлкәдә хезмәт куйган парлар да хөрмәтләнде. Аларга эшләренә һәм гаилә кыйммәтләренә тугрылыклары өчен Рәхмәт хатлары, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.
" Коляскалар парады" исә бәйрәмне тагын да күркәм итте. Һәр коляска төрле темаларга багышланып бизәлгән: «Ашыгыч ярдәм» һәм гадәттән тыш хәлләр автомашинасыннан алып Россия почтасы һәм шеф-повар коляскасын күрергә мөмкин булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев