Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр Актанышта көрәш турнирында катнашты

Балалар турнирны көтеп алды

26-28 сентябрь көннәрендә Актанышта Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев кубогына яшүсмерләр арасында төбәкара милли көрәш бәйгесе булып узды. 

Тамаша кылырга Казаннан без дә бардык. Бәйге «Батыр» спорт комплексында узды. 50 ләп якын команда (кайбер районнар ике-өчәр, Казаннан җиде команда белән килгәннәр иде. — Л. Й.) җыелды, барлыгы 400гә якын яшүсмер көрәшче көч сынашты. 

Әлеге дәрәҗәле бәйге быел 25 еллыгын билгеләп узды. Төбәкара турнир булгач, күрше Башкортстан республикасы, Оренбург өлкәсеннән дә килгәннәр иде. Командалар беренчелегендә I — Әлмәт, II — Балтач (нибары 0,5 балл белән генә калыштылар), III урынны Актаныш районнары яулады. Әлмәтлеләргә тәкә һәм барлык җиңүче командаларга кубоклар, балаларга акчалата бүләкләр бирделәр. 

Турнир бик кызу, кызык узды. Келәмдә яшь хөкемдарлар эшләде. Баш хөкемдар вазыйфасын Чаллы көрәш федерациясенең башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин башкарды. 

Ачылыш тантанасы алдыннан кайбер район тренерлары белән сөйләшеп алдым. «Чүпрәлеләр килеп җитте», — дигән сүзне ишеткәч, тизрәк якташларым янына киттем. Күрештек, күңелгә рәхәт булып китте.

Чүпрәле командасы 660 чакрым юл үтеп, автобус белән килгән! Билгеле, балалар арыган, әмма алар бер дә зарланмады, киресенчә, турнирга килеп катнаша алуларына шатландылар. 

— Ерак араларны якын итеп, Актанышка бик теләп килдек. Командада 11 бала, — дип уртаклашты көрәш буенча тренер-мөгаллим Фәрит абый Әхмәтов. 

— Фәрит абый, рәхмәт Сезгә! Чүпрәледә бүген милли көрәшебез буенча эшләр ничек бара? 

— Районда спорт мәктәбе бар. Дүрт филиалда һәм үзәктә көрәш буенча секцияләр эшли. Аларда 70тән артык бала шөгыльләнә. Спорт төрләрен үстерү, аеруча көрәш хакимият тарафыннан игътибарсыз калмый.

Район җыелма командасы өчен яңа спорт формасы сатып алынды. Календарь планы нигезендә, елына район күләмендә уннан артык ярыш уздырыла. 

— Актаныштагы турнирдан нинди хисләр, нәтиҗәләр белән кайттыгыз?

— Ирешелгән хәтлесеннән без канәгать. Ел дәвамында күрше Буа районы, Чувашстанның Шыгырдан авылы һәм башка якларга ярышларга чыгарга тырышабыз. Әмма безнең төп максат — республика күләмендәге турнирлар. Чүпрәле районының спорт мәктәбе укучысы Актанышта булып узган төбәкара ярышта 40 килограммга кадәр авырлыкта дүртенче нәтиҗә күрсәтте. Халык «Тамчыдан — күл, күлдән — елга, елгадан диңгез була», ди. Куелган максат, планнар бар. Аларга ирешергә омтылачакбыз. Иң мөһиме, балалар теләп шөгыльләнсен, әти-әниләр теләктәшлек белдерсен. Көрәшкә тагын да күбрәк балаларны һәм кече яшьтәгеләрне тартырга тырышачакбыз. 

Ярышта якташларымны аеруча игътибар белән күзәттем. Безнең район 50 ләп команда арасында уртанчы баскычларда булды. Килеп катнашулары белән үк алар — җиңүче! Нык көчле, республикада лидер булган командалар арасында үзләрен бик лаеклы итеп күрсәтә алдылар. Киләчәктә тагын да зур җиңүләр яуларга насыйп булсын. 

Актанышларга, шундый матур турнир оештырганнары, барыбызны бер мәйданга җыйганнары өчен зур рәхмәт! Без, көрәш сөючеләр дә, балалар да мондый турнирларны зарыгып көтеп алабыз. 

Лилия Йосыпова, Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев