Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлекдә ватанпәрвәр ул үстергән Ананы котладылар

Махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте

Иске Дуван авылында яшәүче Ираида Степановна Нуринага 75 яшь тулды. Юбилее уңаеннан аны котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Алешкин-Саплык авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев килде.

Ираида Степановна күп балалы гаиләдә туып үскән. Аңарга тиешенчә белем алу мөмкинлеге булмый. Шуңа да җиде сыйныйфны тәмамлаганнан соң, фермага эшкә килгән Ираида ханым. 

Авыл җирендә хезмәтнең җиңеле юк. Яшь кыз да никадәр авыр булса да түзә һәм үз эшен бик яратып та башкара. Һәрвакыт алдынгылар рәтендә була. Фоторәсеме еллар дәвамында Мактау Тактасыннан төшми.

Моннан тыш ул «Хезмәт ветераны», «Күпбалалы әни» медальләренә дә лаек була.

1972 елда Иске Дуван авылы егете Василий Михайлович Нурин белән уртак тормыш башлап җибәрәләр. Кызганычка каршы, бәхетле гаилә тормышы 18 ел гына дәвам итә. Василий Михайлович 41 яшендә, кинәт вафат була. Ираида Степановна шул елны мәктәп яшендәге биш баласын кочаклап, ялгызы кала.

Язмыш биргән авыр сынаудан сынмый әмма, балаларын аякка бастырыр өчен көн-төн хезмәт итә. 
Бүгенге көндә аның ике кызы шәһәрләрдә үз гаиләләре белән гомер итсә, бер кызы авылда—әнисе янәшәсендә яши. Ираида Степановна бер улын да җирләгән. Икенче улы Николай — илебез тынычлыгы сагында.

Армия хезмәтеннән соң Николай авылга кайтып, беркүпме эшли һәм контракт төзеп, янә Ватанга хезмәт итәргә китә. Хәзер инде 10 елдан артык хәрби ул. Бүгеннәрдә Николай — махсус хәрби оперциядә. 

—Улым белән мөмкинлек булганда сөйләшеп алабыз. Аның гаиләсе Самарада яши, бер кызы бар. Әни буларак, әлбәттә, бик борчылам, әмма ир-егетнең илне саклау дигән бурычы бар. Улым Ватаныбыз сагында һәм мин моның белән бик горурланам,- ди Ираида Нурина.

Ираида Степановна лаеклы ялга чыккач та тагын җиде ел колхозда эшләгән әле. Бүген дә эшсез тормый. Сыер, бозау тота, бакча тутырып, яшелчәсен үстерә, тавык, чеби, кош-корты да бик күп аның. 
Юбилярны 9 оныгы үзләренең барлыгы, шатлыклары белән сөендерә. Туганнары, якыннары килеп, хәл-әхвәл белешеп йөри.

Хөрмәтле Анага кунаклар беренче чиратта, ватанпәрвәрвәр ул үстергәне өчен олы рәхмәтләр әйттеләр. Гомер бәйрәме уңаеннан нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек теләделәр. Һәм иң мөһиме—улы белән исән-имин күрешүләр насыйп булсын, диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев