Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлегә Тимур Сөләйманов килде

«Акчарлак лагерында балалар ялының икенче сменасы ачылды

Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Татарстанның «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов безнең районга килеп китте. 

Ул «Акчарлак» лагерының икенче сменасын ачу тантанасында катнашты.

Бу сменада, 18 көн дәвамында, нәкъ менә райондагы "Беренчеләр хәрәкәте«нең активистлары җәйге ялларын уздырачак. Барлыгы 60 тан артык бала ял ииәчәк.

Сменаның тантаналы ачылышында шулай ук, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек вәкилләре дә бар иде.

Чарада әйдәманнар җитәкчелегендә һәр отрядның мавыктыргыч чыгышлары һәм сәламләүләре тәкъдим ителде. 

«Иң зур көч — ул сез үзегез. Сәләтләрегезне, үзегезне күрсәтегез!», дип мөрәҗәгать итте Тимур Сөләйманов икенче сменага җыелган балаларга.

Икенче смена 10 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Ул һәр көн төрле уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни кичәләр белән үрелеп барачак. 

«Беренчеләр хәрәкәте» вәкилләре исә мавыктыргыч маҗараларга, һәм онытылмаслык тәэсирләргә һәрвакыт әзер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев