Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәлегә «Татарстан — казанышлар Республикасы» автобус марафоны килде.

Чарада район активы, предприятие, оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре, эшмәкәрләр, җирле үзидарә депутатлары, җирлек башлыклары катнашты.

Район мәдәният йортында автобус туры кысаларында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фаррахов, Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов һәм ТР Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров белән очрашу оештырылды.

Чарада район активы, предприятие, оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре, эшмәкәрләр, җирле үзидарә депутатлары, җирлек башлыклары катнашты.

Чара башланыр алдыннан район башлыгы Марат Гафаров һәм мәктәп директоры Лилия Насыйбуллина озатуында Айрат Фаррахов 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә булып, быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты, уку процессын оештыру эше белән танышты.

Аннан соң депутат район хакимиятендә гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында юл төзелеше, социаль әһәмиятле объектларны капиталь ремонтлау сораулары күтәрелде. Барлык мөрәҗәгатьләр дә парламентарийның шәхси контроленә алынды.

Район мәдәният йортындагы очрашуда Айрат Фаррахов, Альберт Хәйретдинов һәм Марат Гафаров РФ Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла торган милли проектлар, Татарстан Республикасының, шул исәптән Чүпрәле районының казанышлары хакында сөйләделәр.

Район башлыгы Марат Гафаров милли проектларны гамәлгә ашыру кысаларында күп кенә эшләр тормышка ашырылганлыгын әйтте.

«Районда алга таба да барлык дәрәҗәдәге программаларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Без республиканың көнбатыш «капкасы» булып торабыз. Матур итеп төзекләндерелгән йортлар, җәмәгать киңлекләре булса, авыл халкының тормышы күпкә яхшырак булачак. Мин шулай булачагына ышанам. Барлык мәсьәләләрне бергәләп хәл итәчәкбез«,-диде ул..

Айрат Фаррахов билгеләп үткәнчә, милли проектларның спектры бик киң. Ләкин һәр район өчен ул-үзенчәлекле. «Әйтик, Чүпрәле районы өчен юллар төзелешен тәмамлау, су белән тәэмин итү-мөһим булып кала. Алга таба да яңа проектлар булыр, Президентыбыз Владимир Владимирович Путин бу милли проектларны тәкъдим итәр. Монда безнең уртак, бердәм фикерле булуыбыз кирәк», — диде Айрат Фаррахов.

Альберт Хәйретдинов милли проектларның Татарстан тормышына ничек тәэсир итүе хакында сөйләде.

«Милли проектлар-безгә яшәргә һәм үсәргә этәргеч бирә торган стимул» ул, — диде.

Очрашу Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Татарстанның халык артисты, Резеда Шәрәфиева катнашындагы концерт программасы белән тәмамланды.

Белешмә

Татарстанда автобус марафоны 1 мартка кадәр дәвам итәчәк, ул 29 районда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев