Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән Данияр Таҗетдинов олимпиада җиңүчесе булды

Сәләтле укучылар

Күптән түгел КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында туган телләр буенча үткәрелгән Төньяк-Көнчыгыш олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. 

Олимпиадада 8 — 11 класс укучылары арасында 46 тел буенча җиңүчеләр билгеләнгән. Районыбыз данын 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Данияр Шамил улы Таҗетдинов яклады. Ул татар теле һәм әдәбияты буенча өченче дәрәҗә Диплом һәм медаль белән бүләкләнде.

Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готович Әхмәтов һәм күренекле якташыбыз Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев