Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә заманча яшьләр үзәге булачак

Районга эш визиты белән Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков килде.

 

Район башлыгы Марат Гафаров озатып йөрүендә министр Иске Чүпрәле авылының Мәктәп урамы адресы буенча урнашан, киләчәктә яшьләр үзәге итеп төзекләндереләчәк, элеккеге авыл җирлеге бинасын карадылар.

Булачак яшьләр үзәге бинасы уңайлы урында сайланган. Бина үзе иркен булудан тыш, территориясендә яшьләрнең буш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү өчен  заманча мәйданчыклар булдыру мөмкинлеге бар. Шулай ук, якында гына элеккеге “Приказ” елгасы тирә-яннарын төзекләндерү эшләре дә киләчәктә яшьләр өчен менә дигән ял итү урынына әвереләчәк. 

–Районда яшьләр эшләре министрлыгына  караучы  “Форпост”, “Акчарлак” лагере, ”Созидание”,  яшүсмерләр клубы бар. Әмма әлеге оешмалар гына яшьләрнең тормыш ихтыяҗларын канәгатьләндереп бетерә алмый. Аларга уңайлы очрашу, аралашу, сөйләшү, фикерләшү урыны кирәк. Район җитәкчелегенең максаты районда яшьләр үзәге булдыру һәм менә шуның өчен сайланган әлеге бинага яңа сулыш өреп, аны яшьләргә ошый, аларның теләкләренә туры килә торган итеп төзекләндерү, - диде район башлыгы Марат Гафаров киләчәккә булган планнар белән уртаклашып.

Җитәкчеләр яшьләр үзәгенең нинди  булачагы, күпме финанс  ярдәме таләп ителәчәге хакында урында сөйләштеләр. Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков  бу уңайдан, үзенең күзаллауларын җиткерде, үзәкне алга таба үстерү кирәклеге хакында сөйләде, яңа идеяләр һәм мөмкинлекләр тәкъдим итте.

–Районнарда яшьләр үзәкләрен булдыру гына мөһим түгел. Төп максат–әлеге үзәкләрдә яшьләргә ихтыяҗ булсын иде.  Алар бер-берсе күрешеп, аралашсын, чаралар үткәрсен, бер сүз белән әйткәндә районда яшьләр тулы тормыш белән яшәсен иде дигән теләкне күздә тотарга кирәк. Үзәк бары тик яшьләрне генә түгел, ә эшче яшьләрне, тагын да камилләшергә теләгән яшь әти-әниләр, аларның кечкенә балалары өчен дә уңайлы булырга тиеш. Бәлки анда кечкенә балалар өчен уен, төрле юнәлешләр буенча спорт мәйданчыклары кирәктер, – дип билгеләп үтте министр.–Фикерләрегезне туплагыз, аннан аларны яшь архитекторлар, дизайнерлар ярдәме белән тормышка ашыру турында уйлашырбыз.

Аннан министр “Созидание” яшүсмерләр клубында районның актив, талантлы яшьләре белән очрашты. Очрашу  сорау-җавап, әңгәмә форматында узды.

Районыбыз яшьләрен Ринат Садыйковның шәхси тормышы да, шөгыльләре дә, министр буларак, яңа хезмәт эшчәнлеге дә, бүгенге егет-кызлар өчен хөкүмәтебез тарафыннан нинди программалар, проектлар эшләве дә кызыксындырды. Әлбәттә, ул әлеге сорауларга бик теләп җавап бирде.

–Бүгенге яшь кешегә Татарстаныбызны мөмкинлекләрне тормышка ашыру өчен территория буларак ассоциацияләргә кирәк. Республика җитәкчелеге яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирә, бу безгә алга таба да нәтиҗәле алга барырга, яшьләр белән әңгәмә төзергә мөмкинлек бирәчәк. Республикада  төрле программалар, грантлар эшләп тора, яңалары кабул ителә, яшь гаиләләр өчен торак мәсьәләләрен хәл итү өчен мөмкинлекләр бар.  Болар барсы да алга таба да дәвам итәчәк һәм, әлбәттә, яңа барлыкка киләчәк проектлар билгеләнәчәк. Яшьләребез тагын да сыйфатлырак адреслы ярдәм алсын өчен эшләрбез. Яшьләр белән бер адымда булу, аларның ихтыяҗларына җавап бирү– безнең бурыч, - дип ассызыклады Ринат Садыйков, район яшьләре белән очрашуга йомгак ясап.

Ахырда Ринат Садыйков Чүпрәле районы Башкарма комитетының яшьләр, спорт һәм туризм бүлегенә (җитәкчесе Руслан Вильданов) яшьләр өчен торак программаларны тормышка ашырудагы актив эшчәнлек өчен  Рәхмәт хаты тапшырды.

Белешмә

Бүгенге көндә Татарстанда 1 млн 72 мең яшьләр яши.

Чүпрәледә 14-35 яшьлекләрнең саны 5439 кешене тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев