Чүпрәледә Волонтерларга Рәхмәт хатлары тапшырылды
«Волонтер» — инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә.
Ел саен Россия Президенты В. В. Путинның Указы буенча 5 декабрьдә Халыкара волонтерлар көне билгеләп үтелә.
Волонтерлар барлык чараларда актив катнашалар, ихластан хәйриячелек итәләр, ялгыз картларга, мохтаҗларга, ятимнәргә ярдәм итәргә ашыгалар. Әлеге дата уңаенан район башлыгы Марат Гафаров районыбыздагы шундый игелекле кешеләрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Волонтерлар хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткәннәре, җәмгыятькә ихас хезмәт иткәннәре өчен Рәхмәт хатлары белән Әлфия Айнуллова, 1 санлы Иске Чүпрәле «Кояшкай» балалар бакчасының педагог-психологы, окоп шәмнәре ясау буенча «Игелек утлары» волонтерлар берләшмәсе җитәкчесе; Самира Волкова, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы, экология юнәлешендәге волонтер, Агата Маркова, район тармак технологияләре техникумы студенты, шулай ук экология юнәлешендәге волонтер; Айдар Мөшәрәпов, район үзәк район хастаханәсенең «Ашыгыч ярдәм» бүлеге машина йөртүчесе, махсус хәрби операциядә катнашучыларга күп тапкырлар гуманитар ярдәм озата баручы; Людмила Самандеева, «Социаль ярдәм күрсәтү үзәге» шәфкать туташы, актив пенсионер, «көмеш волонтер», Чуваш Чүпрәлесе авылында хәрбиләр өчен маскировкалы челтәрләр үрү белән шөгыльләнә; Әлфия Фазилова, район тармак технологияләре техникумы студенты, хәрби волонтер; Дилия Фәизова, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы, «Җиңү волонтеры», бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев