Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә ветеринарлар өчен команда-штаб өйрәнүләре узды

Районның ветеринария хезмәте дуңгызларда африка чумасы учагын бетерү буенча төбәкара команда-штаб өйрәнүләрендә катнашты.

Үткән атнада Иске Чүпрәле торак пункты янында дуңгызларда африка чумасының аеруча куркыныч авыруын бетерү буенча команда-штаб өйрәнүләре узды.

Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, «Россельхознадзор», «Чувашия Республикасы ветеринария идарәсе», Татарстан

Республикасы Биологик ресурслар комитеты, «Буа урманчылыгы» ДКУның Чүпрәле участок урманчылыгыннан, Ульяновск өлкәсе ветеринария агентлыгы, Самара өлкәсе Ветеринария департаменты, Идел аръягы зонасы ветеринария берләшмәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, район эчке эшләр бүлеге, район янгын-коткару часте хезмәткәрләре катнашты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, штаб-команда өйрәнүләре вакытында барлык хезмәтләр оператив рәвештә үз вазифаларын башкардылар, торак пункт янындагы территориядә гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия штабы җәелдерелде. Урында ветеринария лабораториясе эшләде. Эпизоотик отряд тарафыннан тәүлек әйләнәсе контроль-үтү посты оештырылган, ул шлагбаум, дезинфекция барьеры, ранцлы сиптергечләр (автотранспортны дезинфекцияләү өчен) белән җиһазландырылган иде.

Күнегүләр барышында ветеринария хезмәткәрләре үлгән хайваннардан тикшерү өчен биоматериалның ничек алынганын күрсәттеләр. Лаборатория тикшерүеннән соң район, республика җитәкчелеге һәм барлык кызыксынган хезмәтләр инфекция таралу белән бәйле борчулы хәл турында хәбәр ителергә тиешлеге турында да әйтелде.

Район комиссиясе утырышында чир таралуга юл куймас өчен авыру учагын бетерү буенча чаралар билгеләнгән иде. Инфекция чыганагы ачыкланган торак пункт янында ветеринария-полиция постлары, юллар ябылган, дезбарьер куелган. Дуңгызларда африка чумасы белән көрәшү өчен, хайваннарның мәетләрен махсус әзерләнгән траншеядә яндырдылар, җирлекне җентекләп дезинфекцияләделәр.

Команда-штаб күнекмәләре кысаларында учакны бетерүгә кирәкле диагностика, шулай ук кыр шартларында ликвидация чараларын үткәрергә мөмкинлек бирүче заманча җиһазлар белән җиһазландырылган җаваплы хезмәтләр җәлеп ителде.Чара ахырында өйрәнүләрне оештыручылар билгеләп үткәнчә, Чүпрәле районында хайваннарның аеруча куркыныч авыру учагын бетерү буенча команда-штаб күнегүләрендә катнашучылар бу бурычларны үтәделәр.

Мондый команда-штаб өйрәнүләренең төп максаты — төбәкара хезмәтләрнең һәм ведомстволарның гадәттән тыш хәл шартларында оператив гамәлләргә әзерлеген тикшерү, шулай ук, инфекция таралу очрагында авыруга каршы чаралар үткәргәндә үзара эш итү күнекмәләрне булдыру иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев