Чүпрәледә урак эшләре дәвам итә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык —төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә 8711 гектар мәйданда бөртекле культуралар урып-суктырылган.
Һәр гектардан чыккан уңыш уртача 35,9 центнерны тәшкил итә. Район буенча урып-җыю эшләре 26 процентка башкарылды.
«Цильна» җәмгыятендә 1012 гектар мәйдандагы бөртекле культураларның уңышы җыеп алынды. Аларда бөртеклеләрнең һәр гектары уртача 50,3(!) центнер уңыш бирә. Район җәмгыятьләре һәм хуҗалыклары арасында бу иң зур күрсәткеч. «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыятендә 4886 гектар мәйдандагы бөртекле культуралар урып-суктырылган. Һәр гектардан чыккан уртача уңыш 39,6 центнерны тәшкил итә. Җәмгыятьтә урып-җыю эшләре 45,7 процентка төгәлләнгән. «АгроТрансПорт» җәмгыятендә исә бөртеклеләрнең уртача уңышы һәр гектардан 25,7 центнерны тәшкил итә.
КФХлар арасында бүгенге көндә иң зур уңыш «Р. А. Бикчуров» хуҗалыгында — 35 центнер.«И. Ф. Мәхмүтов» хуҗалыгында 320 гектар мәйданда бөртекле культураларның уңышы җыеп алынган, һәр гектардан уртача 26 центнер уңыш чыга. «А. А. Низамов» хуҗалыгында 370 гектар мәйданда бөртеклеләрнең уңышы җыеп алынган, урып-җыю эшләре 37 процентка башкарылган, һәр гектардан чыккан уртача уңыш 25 центнерны тәшкил итә.
Хуҗалыкларда эшләр бер-берсенә тоташып бара. Бөртекле культураларны урып-җыю тәмамланган басуларда саламнары җыела, рулоннарга чорналып, азык утарларына кайтарыла. Бушап калган басуларны киләсе елга әзерләп, сукалап калдыралар.
Район авыл хуҗалыгыннан 31 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, 3837 гектар мәйдандагы җирләр тунга сөрелгән.
Урып-җыю белән беррәттән, хуҗалыклар терлек азыгы әзерләүне дә дәвам итәләр. Барлыгы 10485 тонна азык берәмлеге әзерләнгән. Бу бер баш терлеккә уртача 17 центнер азык берәмлеге туры килә дигән сүз.
Урак алдынгыларыннан: «Цильна» җәмгыятеннән Илгиз Миначев үзенең «Мега-370» комбайны белән бүгенге көндә 1031 тонна бөртекле культуралар суктырган. Шулай ук, шушы ук җәмгыятьтән Фәнис Вәлиев, Рәфик Шәйдуллов, «АгроТранСпорт» җәмгыятеннән Анатолий Хохлов, «Бикчуров» КФХ Илгизәр Бохариев, "Рассвет Агро«дан Илдус Гафуров, Александр Батырев, Айрат Җәлалов, «Мәхмүтов» КФХның уңган комбайчылары Газыйм Мөхәммәтҗанов, Илмас Фәизовларның исемнәрен атарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев