Чүпрәледә урак алдынгыларын бүләкләделәр
Район башлыгы Марат Гафаров һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов басуларга чыгып, игенчеләр белән аралаштылар һәм урып-җыю лидерларын бүләкләделәр.
Вымпеллар һәм премияләр белән:
«Цильна» җәмгыяте комбайнчысы Рәфикъ Шәйдуллов; «Бикчуров Р. А.» КФХы комбайнчысы Зөлфәт Йосыпов; «Агро-Вест» җәмгыяте комбайнчысы Радик Әхмәтҗанов; «Низамов А. А.» КФХы комбайнчысы Марат Низамов; «Мәхмүтов И. Ф.» КФХы комбайнчысы Марат Нигъмәтуллин; «Дрожжаное Рассвет Арго» җәмгыяте комбайнчысы Александр Батырев; «АгроТрансПорт» җәмгыяте комбайнчысы Илмас Низамов бүләкләнде. Әлеге комбайнчылар 2023 елның урагын әйдәп баралар. Алар суктырган ашлык ентнердан артып китә.
Кырларда йөргәндә авыл хуҗалыгы эшләренең бер-берсенә ялганып баруын күрәсең. Бу, бигрәк тә, «Цильна» җәмгыятендә шулай. Ашлыгы суктырып алынган кырга шунда ук саламны рулоннарга төрүче техникалар төшә, рулоннарны йөртүгә җайлаштырылган техника саламны кардаларга, кыр читенә ташый, махсус техника рулоннарны эскерт итеп өеп тора. Саламы җыелган участоклар да шунда ук киләсе ел уңышы өчен әзерләнә. «Җирдән ала белсәң, аны кадерли дә белергә кирәк — без инде җир ял итсен дип, аны июль аенда ук сукалап куябыз», ди бу уңайдан алдынгы карашлы җитәкче Барис Гафуров.
— Урак вакытында кырда гөрләгән эшләрне күзәтү авыл кешесе өчен бер рәхәтлектер инде ул. Район уңыш алу буенча республикада әлегә алдынгылар рәтендә бара. Шундый кырыс һава торышы шартларында бит әле ул! Табигать Чүпрәле игенчесен быел да ничек кенә сынамады. Алдынгы технологияләр, ашлама куллану, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең профессиональлеге һәм, әлбәттә, җирдә бөтен көчен биреп эшләүче игенче-механизаторлар хезмәте ята әлеге уңыш нигезендә, — дип ассызыклады Марат Гафаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев