Чүпрәледә «Ура, Авылга!» проект старт алды
Балалар милли мохиттә телне һәм гореф-гадәтләрне өйрәнә
Җәйге яллар дәвам итә. Мәктәп яны, төрле ял итү лагерьлары белән беррәттән республикада «Ура, Авылга!» дип исемләгән проект та эшләп килә.
Проект «Алдынгылар хәрәкәте» тарафыннан өченче ел рәттән тормышка ашырыла. Узган ел лагерьлар 10 муниципаль берәмлекнең 30 авылында эшләгән, анда 2000 гә якын бала катнашкан.
Районда исә үткән ел әлеге проект Каракитә, Зур Аксу һәм Кече Чынлы авылларында оештырылды. Быел да проектка өч авыл: Иске Чокалы, Иске Кәкерле, Уби авыллары кушылды. Анда 200дән артык бала ял итәчәк. Агымдагы атнада биш көнлек “Ура, Авылга!” сменасы Иске Чокалы авылында узды.
–«Ура, Авылга!» – буыннар арасындагы бәйләнеш, үткән белән киләчәкне тоташтыручы күпер. Чөнки үз тамырларыңны саклап калу һәм мирасны баету өчен, иң элек үскән җиреңне чын күңелдән яратырга кирәк,-дип белдерде Иске Чокалы авылындагы сменаның ачылышына килгән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов. Ул балаларга матур яллар теләде.
Сменаларда балалар татар, удмурт, чуваш һәм мари халыклары мәдәнияте белән танышачак, мастер-классларда, экскурсияләрдә, милли уеннарда һәм ярышларда катнашачак.
–Проектның төп максаты –балаларда туган телне һәм милли традицияләрне өйрәнүгә ихлас кызыксыну уяту, мәдәниятнең музейларда гына түгел, ә кешеләр күңелендә яшәвен күрсәтү, - ди «Беренчеләр хәрәкәте»нең райондагы җитәкчесе Ранилә Алиуллова.–Гореф-гадәтләрдән тыш,лагерь программасы балаларның иҗади сәләтләрен, логик фикерләүләрен, танып-белү активлыкларын үстерә. Алар аралашу күнекмәләре үзләштерә, командада эшләргә өйрәнә.
Дәвам итеп
«Ура, Авылга!» – ул милли колоритлы түләүсез, биш көнлек көндезге лагерьлар. Сменалар агымдагы елда республиканың 15 районындагы 45 авылда узачак һәм 7–17 яшьлек 3000гә якын бала һәм үсмерне колачлый.
Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев