Чүпрәледә Татарстан буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны кабул итте
Мөрәҗәгатьләр барысы да контрольгә алынды.
Чүпрәле районында ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны кабул итте.
Кабул итү Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелеге белән берлектә узды.
Район халкы фермер хуҗалыгын үстерү өчен субсидияләр һәм грант ярдәме алу, авыл мәдәният йортларын ремонтлау, юлларны ремонтлау, сөтне сатып алу бәясе, су белән тәэмин итү, медицина хезмәтләре күрсәтү, җәмәгать транспортын оештыру һ. б. сораулар белән мөрәҗәгать итте.
Мөрәҗәгатьләр барысы да контрольгә алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев