Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә танкистлар көне узды

Ел саен Россия Федерациясендә сентябрьнең икенче якшәмбесендә истәлекле дата — Танкист көне билгеләп үтелә.

П. В. Дементьев исемендәге паркта Танкистлар көненә һәм Советлар Союзы Герое Зариф Закир улы Алимовның батырлыгына 80 ел тулуга багышланган митинг узды.

Бу һөнәри бәйрәм календарьда 110 ел элек барлыкка килгән. Танкист көне илебезнең хәрби традицияләрен торгызу һәм үстерү, хәрби хезмәтнең абруен күтәрү максатларында һәм хәрби белгечләрнең дәүләт оборонасы иминлеген тәэмин итү бурычларын хәл итүдәге казанышларын тану билгесе буларак гамәлгә куелган.

Советлар Союзы Герое, Яңа Кәкерле авылында туган якташыбыз Зариф Закир улы Алимов та танкист булган. 2- 3 сентябрьдә лейтенант Зариф Алимов командалыгындагы взвод Онешти шәһәре тирәсендә дошманга каршы чыга. Аңа шактый зур зыян сала: бер ротаны юк итә, 25 солдат һәм офицерны әсирлеккә төшерә. Зариф Алимов 1945 елның 31 январенда һәлак була. СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы нигезендә лейтенант Зариф Алимовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Митингта район башлыгы Марат Гафаров, район Башкарма комитеты җитәкчесе, кадровый офицер, танк гаскәрләре капитаны Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, хезмәт коллективлары, танк гаскәрләре ветераннары, укучылар, яшь армиячеләр, «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» студентлары һәм башкалар катнашты. 

Марат Гафаров, Рөстәм Мөхәммәтҗанов, сугышчы-интернационалист, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Виктор Петухов, танк гаскәрләре ветераннары Виталий Мердеев, Әмирҗан Бакаев, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, әфганчы Илдус Журавлев чыгыш ясап, митингта катнашучыларны танкистлар көне белән котладылар, тыныч күк йөзе, сәламәтлек, уңышлар теләделәр.

Марат Ринат улы үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта да якташларыбыз, чүпрәлеле-танкистлар махсус хәрби операция зонасында батырлык үрнәкләре күрсәтәләр. 

— Танкистлар көне — сугышчан дуслык һәм бердәмлек тантанасы, чөнки танк гаскәрләре, беренче чиратта, экипаж һәм коллектив ул,- дип билгеләп үттеләр чарада чыгыш ясаучылар. 

Митингтан соң ветераннар арасында сугыш хәрәкәтләре ветераннары Кубогына ату буенча ярышлар булды. 

Анда 1нче урынны Виктор Петухов яулады, 2нче урынны — Николай Быков, 3нче урынны Виталий Мердеев һәм Виталий Спиридонов бүлештеләр. Күчмә Кубок сугыш хәрәкәтләре ветераннарында калды.

Танк гаскәрләренә 110 ел тулу уңаеннан, сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы исеменнән, Әфганстанда, Чечняда һәм Украинада һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә, әти-әниләренә бүләк бирелде. Бүләк алмалар Дуан авылындагы «Дувановские сады» хуҗалыгы җитәкчесе Альфред Хәйруллин тарафыннан әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев