Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә почта хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Ел саен июльнең икенче якшәмбесендә Россиядә почта элемтәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме — Россия почтасы көне билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәм уңаеннан район мәдәният йортында почта хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары өчен тантаналы чара узды.

Чүпрәле районында барлыгы 20 почта элемтәсе бүлекчәсе бар. Анда 100гә якын үз эшенең чын профессионаллары булган хезмәткәрләр эшли. Хат ташучылар һәм операторлар, сортировка хезмәткәрләре, газетаны вакытында кайтарып җиткерүче шоферлар барысы да иҗтимагый социаль мөһим миссияне башкаралар.

Район башлыгы Марат Гафаров почта хезмәткәрләре адресына иң изге теләкләр мөрәҗәгать итте. Район башлыгы почтаның бүгенге көндә универсаль хезмәт булып торуын билгеләде. 

—Сез үзегезгә йөкләнгән төп эшчәнлектән: хат, посылкалар, пенсияләр китерүдән тыш, шулай ук, төрле азык-төлек һәм көнкүреш продукциясен сату белән дә шөгыльләнәсез. Көненә дистәләрчә километр юллар узасыз. Аерым хөрмәт сүзләре ветераннарга! Сез яшь буын өчен үз вазифаларыгызга җаваплы, намуслы каравыгыз белән үрнәк булып торасыз, — диде Марат Гафаров.

Буа районара почта бүлекчәсе башлыгы Айрат Шәйхәттаров намуслы хезмәтләре өчен почта хезмәткәрләренә олы рәхмәтләрен әйтте һәм соңгы елларда почта бүлекчәләрен модернизацияләү буенча программалар хакында сөйләде. 

—Көн саен почта хезмәте үзгәрешләр кичерә, яңа хезмәтләр һәм проектлар барлыкка килә. Ни генә булмасын, безнең төп бурычыбыз—клиентларыбызга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту, — дип ассызыклады ул.

«ТАТМЕДИА» АҖ филиалының «Туган як» газетасы баш мөхәррире-җитәкчесе Гөлия Фәизова почта элемтәсе системасында бик җаваплы, үз һөнәренә тугры кешеләр эшләвен ассызыклады. Ул районның почта хезмәтенең бердәм коллективына көндәлек, әмма шул ук вакытта җәмгыятькә бик кирәкле игелекле хезмәте өчен хезмәттәшлек иткәне өчен зур рәхмәт белдерде. 

Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм почта элемтәсе чараларын үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән өлешләре өчен Чүпрәле районының иң яхшы почта элемтәсе хезмәткәрләренә бүләкләр, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук 2024 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе йомгаклары буенча иң яхшы почта элемтәсе бүлекчәләре «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының «Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе Зур Чынлы почта элемтәсе бүлекчәсе башлыгы Минзифа Кәрим кызы Камалеева бүләкләнде.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге таныклыкларын тапшыру да булды. Журналистлар берләшмәсе әгъзалары сафларын Матак авылыннан штаттан тыш хәбәрче Валерий Мердеев һәм редакциянең СММ-белгече Раниля Алиуллова тулыландырды. 

Чара геройлары адресына район мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруында иң якты номерлар яңгырады, бу исә бәйрәмгә тагын да үзенчәлекле атмосфера бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев