Чүпрәледә печән әзерлиләр, сенаж салалар
Кышкы чор өчен мал-туарга азык әзерләү эшләре дәвам итә
Мал-туарны уңышлы кышлату өчен бер баш терлеккә 35,1 центнер азык берәмлеге кирәк.
Район җәмгыятьләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында кышкы чорга малларга азык әзерләү эшләре кызу темпларда дәвам итә.
«Цильна» җәмгыятендә
143 гектар мәйданны биләгән люцерна басуында «Ягуар-810» маркалы һәм «Полесье-282А» маркалы ваклатып төягеч комбайннарны Фәрит Төхфәтуллин белән Михаил Чувашов эшләтә. Аларга дистәләгән КамАЗ автомобильләре дә беркетелгән.
Фәрит тә, Михаил да — тәҗрибәле механизаторлар. Фәрит «Ягуар-810» комбайны белән сенаж салуда өченче сезонын эшли,. ел әйләнәсе басуда. Язын «К-742» маркалы трактор белән басуларда хезмәт куйса, җәен маллар өчен печән әзерләүдә, көзен исә кукуруздан силос салуда, кара көздә җир сукалау эшләрендә күрәсең аны. Михаил язын, «Т-150» тракторы белән, чәчүдә эшләгән, бүгенге көндә, күргәнебезчә, сенаж салуда катнаша.
КамАЗ автомашиналары шоферлары Әсхат Җамалетдинов, Фәнис Хәкимов, Илнур Алимов, Алексей Марков, Володя Макаров, Марат Садеев, Радик Садеев, Фәнил Хәйретдинов һәм «Т-150» тракторы белән Вениамин Козлов азык утарына көненә берничә дистәләгән рейс ясыйлар. Сенаж траншеясына кайтарып бушатылган яшел массаны «ДТ-75» маркалы трактор белән Рәис Усманов һәм «МТЗ-12.21» маркалы трактор белән Илгиз Миначев эттереп тигезлиләр һәм тыгызлаталар.
Җәмгыятьтә ике сенаж базы тулысынча тутырылып, маллар өчен кышкылыкка әзерләп тә куелган, инде өченче базны тутыра башлаганнар.
Белешмә
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 24 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, районда барлыгы 2260 тонна печән әзерләнгән, 7501 тонна сенаж салынган. Һәр баш терлек өчен уртача 5,6 центнерга якын азык берәмлеге тупланган.
«Цильна» җәмгыятендә 4599 тонна сенаж салынган, «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыятендә 2402 тонна сенаж әзерләнгән; «Низамов А. А.» крестьян-фермер хуҗалыгында 500 тонна сенаж салынган.
Хуҗалыкларда һәм җәмгыятьләрдә терлек азыгы әзерләү белән беррәттән культураларны корткычларга каршы эшкәртү эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев