Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә махсус операциядә һәлак булган хәрбине җирләделәр

РФ Президенты Указы белән Ренат Миначев үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Чүпрәле районында Украинада махсус операция барышында һәлак булган хәрби хезмәткәр Ренат Миначевны соңгы юлга озаттылар. Аны бүген, 2023 елның 11 мартында, туган авылы Зур Чынлыда җирләделәр.

Якташыбызны соңгы юлга озатырга  Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Росреестрның Татарстандагы һәм Ульяновск өлкәсендәге Төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов, Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Нурмөхәммәтов, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, Ренат Миначев хезмәт иткән хәрби часть вәкиле, шулай ук район җитәкчеләре, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, дуслары, сыйныфташлары, авыл халкы килде.

Җитәкчеләр Ренат Миначевның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаштылар. Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәп, ул үз халкының, туганнарының һәм якыннарының иминлеген сакларга баса. “Ренат безнең хәтеребездә  һәрвакыт  каһарман яклаучы һәм батырлык үрнәге булып калачак",-диделәр алар.

Ренат Миначев Чүпрәле районының Зур Чынлы авылында туып үскән. Гөлшат һәм Равил Миначевлар өч бала тәрбияләп үстерә, Ренат гаиләдә иң өлкәне була. Мәктәптә белем алганнан соң, РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә. Узган ел үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына хезмәт итәргә китә. Аңа 39 яшь иде. Аның тормыш иптәше  һәм кызы калды.

РФ Президенты Указы белән Ренат Миначев үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев