Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә махсус хәрби операциядә һәлак булган Михаил Чашкинның әти-әнисенә санаторийга юллама тапшырдылар

Санаторийларга юллама Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин карары белән тапшырыла

Бүген, 2022 елның 2 декабрендә, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин махсус хәрби операциядә һәлак булган Михаил Чашкинның әти-әнисе белән очрашты. Надежда Петровна һәм Юрий Михайлович Чүпрәле районы администрациясенә чакырылдылар. Очрашуның максаты - «Сосновый Бор» шифаханәсенә юллама тапшыру иде. 

Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин Чашкиннарга батыр ул тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде. «Сугыш югалтуларсыз булмый. Сезнең улыгыз махсус хәрби операциядә  үзен чын герой буларак күрсәтте, намус  белән үзенең хәрби бурычын үтәде. Без һәрвакытта сезгә ярдәм итәргә әзер», - дип билгеләде ул.

Хәрби комиссар сүзләренчә, шифаханәләрдә дәвалану өчен сертификатлар нәкъ менә үз махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның әти-әниләренә юлланган. « Ял итсеннәр, сәламәтлекләрен яхшыртсыннар иде дигән теләк бар. Санаторийларга юллама Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин карары белән тапшырыла»,-ди Радик Төхфәтуллин.

Кече сержант Михаил Юрьевич Чашкин, Чуваш Чүпрәлесе авылында туган. Ул Ульяновск өлкәсендә контракт буенча хәрби хезмәттә була. Махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә ул  кыюлык һәм батырлык күрсәтеп һәлак булды, 29 майда ул туган авылында җирләнде. Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Аннан военком Радик Төхфәтуллин  1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең актлар залында "Батырлык дәресе" үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев