Чүпрәледә махсус операция зонасыннан ялга кайткан хәрби өйләнде
Яшьләрне Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров котлады.
Бүген, 2023 елның 13 июнендә, Чүпрәле районы ГХАТ бүлегендә махсус хәрби операциядә катнашучы Динар һәм аның сөйгәне Снежана никахларын теркәделәр. Динар бүгенге көндә 2 атналык ялда.
Кияү 2022 елның көзендә өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырыла. Һәм менә берничә айдан соң алар кавышып, хыялларын тормышка ашыралар.
Яшьләрнең никахлашу тантанасы тантаналарысыз узды. Аларны Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров котлады. Яшь гаиләгә бәхет һәм арада бергә булуларын теләде. Төп гаилә документын һәм бүләкләр тапшырды.
Шулай ук котлау сүзләре һәм бүләкләр кияү белән кәләшкә авыл җирлеге башлыгыннан да тапшырылды.
Әлбәттә, яшьләргә баллы айларын кичектерергә туры киләчәк, Динар тиздән яңадан хезмәткә юл тотачак. Яшьләр үзләре билгеләп үткәнчә, әлеге мизгелләр аларның күңелләрен озак вакыт җылытып, тиз арада очрашуга өмет биреп торачак.
- Иң мөһиме-ышаныч, - диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев