Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә мәктәп автобусын йөртүчеләр бәйгесе узды

Һөнәре буенча иң оста

«Иң яхшы мәктәп автобусы йөртүчесе» һөнәри осталык смотр-бәйгесе Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге, Казан шәһәрендәге «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ территориаль идарәсе профилактика бүлегенең Буа бүлекчәсе, «Данадис» җәмгыяте һәм район мәгариф бүлеге белән берлектә оештырылды.

Анда район автоинспекторлары, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Буа бүлекчәсе начальнигы Сиринә Мурзакова да катнаштылар. 

Чара теоретик өлештән — «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» базасында юл йөрү кагыйдәләре буенча компьютерда экзамен тапшырудан башланды.

Ә һөнәри осталык бәйгесенең икенче — практик өлеше автодромда узды, анда катнашучылар фигуралы йөртү һәм автобус белән идарә итү осталыгы буенча көч сынаштылар.

Бүләкләү тантанасында бәйгедә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Сиринә Мурзакова, район мәгариф бүлеге начальнигы Газинур Хәлиуллов, «Данадис» җәмгыяте начальнигы Илнур Исхаков котладылар. Мондый чараларның машина йөртү осталыгын, юлларда куркынычсызлыкны арттыруга ярдәм итүен билгеләделәр.

Соңыннан бәйге йомгаклары буенча җиңүчеләр һәм призерлар ачыкланды: 1 урынны — Фоат Ханбиков, 2 урынны — Ирек Мөдәрисов һәм 3 урынны Илмир Исхаков яулады. Барлык җиңүчеләргә Кубоклар, Грамоталар, медальләр һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев