Чүпрәледә кыска вакытлы ялга кайткан хәрби өйләнде
Яшь парларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова котлады.
Максим Чуваш Бизнәсе авылынннан. Бүгенге көндә ул һәм аның ике ир туганы махсус хәрби операциядә Ватаныбыз иминлеге өчен көрәшәләр. Кыска вакытлы ялга кайткан чорда Максим сөйгәне Дарья белән гаилә корырга уйлаган.
—Әлеге карарыбызны уртага салып сөйләшеп, әти-әниләр белән киңәшләшеп, эшләдек. Иң мөһиме, без бер-беребезне яратабыз,-ди Максим.
—Тормыш иптәшем илебез мәнфәгатьләрен кайгыртып, аның алдына куелган бурычларны үтәгәндә, мин аның өчен ышанычлы тыл булачакмын, һәм әлбәттә инде, уртак якты киләчәк турында хыялланачакмын, — ди кәләш.
ЗАГС хезмәткәрләре яшь парларга никахлашуны теркәү турында таныклык тапшырдылар һәм аларга чиксез бәхет һәм мәхәббәт, һәрвакыт бер-берсенә терәк булырга һәм ярдәм итешүне теләделәр.
Яшь парларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев