Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе булды

Район мәдәният йорты фойесында мөмкинлекләре чикләнгән балаларның һәм өлкәннәрнең кул эшләре күргәзмәсе-сату оештырылды.

Ярминкә мәгариф учреждениеләре, «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре җитәкчелегендә узды.

Чара 1 декабрьдә башланып, 2024 елның 10 декабренә кадәр дәвам иткән инвалидлар декадасы кысаларында узды. Әлеге күргәзмәгә район предприятиеләре һәм оешмаларының барлык хезмәткәрләре, шулай ук, авыл халкы да килгән иде.

Күргәзмә-сатуга чигелгән һәм бәйләнгән әйберләр, сувенирлар, төрле уенчыклар һәм башка төрле кул эшләрен күрергә мөмкин иде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый ярминкәләрдә катнашу мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә үз эшләнмәләрен дөньяга чыгарырга гына түгел, ә азрак акча эшләп алырна да ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев