Чүпрәледә көзге эшләр дәвам итә
Көннәр көзгә авышкан вакытта
Район җәмгыятьләрендә һәм агрофирмада малларны уңышлы кышлату өчен 7500 тонна күләмдә печән, 35 мең тонна сенаж, 35 мең тонна силос әзерләргә кирәк.
Бу көннәрдә «Цильна» җәмгыятендә кукурузны силоска тапату эшләре тулы куәтенә бара. «Ягуар» маркалы ваклатып төягеч комбайнны эшләтүче Фәрит Төхфәтуллинга дистәләгән техника беркетелгән. Фәрит тәҗрибәле механизатор, һәр эшне намус белән, булсынга дип башкаручы.
Техникалар кукуруз басуыннан алып азык утарына кадәр көненә дистәләрчә рейс ясыйлар. КамАЗ машиналары шоферлары Фәнис Хәкимов, Илнур Алимов, Әсхат Җамалетдинов, Марат Садеев, Радик Садеев һәм башкалар ваклатылган массаны силос базларына ташыйлар.
Азык утарында исә массаны «К-700» тракторлары белән Илгиз Миначев, Фәнис Хәйруллин, Сергей Ильин, «Т-150» тракторы белән Владимир Дергунов эттереп тигезлиләр, тыгызлаталар.
— Кышын терлек азыгына кытлык булмасын өчен хәзер иң мөһиме азыкны җитәрлек күләмдә тупларга һәм аның сакланышын тәэмин итәргә кирәк,-диләр үзләренә йөкләнелгән бурычны дөрес аңлаган механизаторлар.
Җәмгыятьтә кукуруз культурасы 650 гектар мәйданда игелгән. Шуның 195 гектарындагысы силоска салынган, бу барлык мәйданның 30 процентын тәшкил итә. Силос базларына 6847 мең тоннага якын силос массасы салынган.
Белешмә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 12 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 6,1 тонна печән, 33 тонна сенаж һәм 10 мең тонна силос әзерләнгән. Һәр баш терлеккә уртача 25 центнер азык берәмлеге туры килә.
Районда, шулай ук, 2025 ел уңышы өчен көзге культуралар чәчү эшләре дә дәвам итә. 9021 гектар мәйданда көзге культуралар чәчелгән, шуның 2518 гектарын рапс, 6500 гектарын бодай һәм 90 гектарын арыш культурасы тәшкил итә.
19 600 гектар мәйдандагы җирләр туңга сөрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев