Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә көчле янгын булды

Янгыннан берни дә калмый

2023 елның 5 ноябрендә, кичке якта районда көчле янгын булды: «Идел буе Цеолиты» җәмгыятенең Иске Чүпрәле авылында урнашкан материаллар фасовкалау складының бер өлеше тулысынча янып бетеп, ут икенче өлешенә күчте.

Янгын турында хәбәр кичке 18.02 минутта кабул ителә. 18.11 минутта 114 номерлы янгын часте хезмәткәрләре фаҗига булган урынга килеп җитәләр. Шулай ук, янгын урынына район электр челтәрләре, газ службасы, полиция бүлеге, медицина хезмәткәрләре җибәрелә.

Моннан тыш, янгынны сүндерүдә «Фламинго», «Прогресс» оешмалары, район авылларыннан ирекле дружина, шулай ук, күрше өлкәләрдән: Чувашиядән, Буа районыннан янгын сүндерү хезмәтләре җәлеп ителә.

Янгынның мәйданы 2400 кв. метрны тәшкил итте һәм аңа 3нче класс куркынычы билгеләнде. Барлыгы янгынны сүндерүдә 69 кеше һәм 23 берәмлек техника катнашты.

Мәгълүматлар буенча, янгынны килеп чыгу сәбәпләре булып, электр җиһазларын куллануда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү тора. Бәхеткә, зыян күрүчеләр һәм вафат булучылар юк. Янгыннан килгән зыян миллион сумнар белән исәпләнә.

Район хакимятендә үткән эшлекле киңәшмәдә, район башлыгы Марат Гафаров янгынны сүндерүдә катнашкан һәркемгә рәхмәтләр белдерде. Шул ук вакытта, янгын килеп чыгу очракларыннан саклану кагыйдәләрен, тиешле булган барлык эшләрне эшләргә чакырды. Болар: янгынны хәбәр итү җайланмаларын урнаштыру, иминият кампанияләре белән килешүләр төзү, эвакуацияләү юлларын барлау, хезмәткәрләр белән инструктажлар үткәрү һ.б, һ.б.

—Гадәттән тыш хәлләргә без һәрвакыт әзер булырга тиеш,-диде Марат Гафаров. 

Белешмә

Ел башыннан районда 24 янгын теркәлгән, үткән ел 26 янгын булган. Кызганычка каршы, 2023 елда янгын вакытында 1 кеше һәлак булган, зыян күрүчеләр юк. 2022 елда 1 кеше һәлак булган, 1 кеше зыян күргән.
Ут афәте беркемне дә аямый. Суыклар башлану белән электр корылмаларын дөрес файдаланмау аркасында янгын чыгу куркынычы арта. Шул сәбәпле электр челтәрендә киеренкелек арта, кыска ялганыш барлыкка килә. Нәтиҗә буларак, электр үткәргечләр, розетка, сүндергечләрнең төзеклеген әледән-әле тикшереп торырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев